Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда 84 меңнән артык иминиятләштерүче Пенсия фондына белешмәләрне электрон элемтә каналлары буенча җибәрә

Гражданнарга  шәхси счетларыннан чыгарылма  белән танышып барырга  кирәк.

 

 

       Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Республиканың 84 100 иминиятләштерүчесе  Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында килешү төзегән.

        Булачак пенсионерның язма ризалыгы булган очракта, предприятиенең кадрлар хезмәте Пенсия фондына пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны  якланган элемтә каналлары буенча җибәрә.

        Гражданнарга  шәхси счетларыннан чыгарылма  белән танышып барырга  кирәк. Моны электрон рәвештә Пенсия фонды  сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле узәккә  мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.

        Пенсия билгеләү процессына тискәре  йогынты ясаучы нинди дә булса факторлар булмаган очракта, иминиятләштерүче яки хезмәткәр карамагында булган документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, балалар туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт хакы турында мәгълүмат фондка  тапшырыла. Җитмәгән мәгълүматларны Пенсия фонды белгечләре, гражданин элек эшләгән оешмаларга һәм архивларга  юллап, мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар.

        "Без Татарстан иминиятчеләрен Пенсия фонды белән электрон хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә,шул юл белән картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен таләп ителә торган документларны әзерләү процессын җиңеләйтергә һәм булачак пенсионерны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итү зарурлыгыннан азат итергә чакырабыз", - дип билгеләде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

        Пенсия билгеләүгә әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, булачак пенсионерга Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза юлларга гына кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев