Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татар Бизнәсендә яшәүче Фатыйма Закир кызы Назметдиновага 90 яшь тулды

Әниле - кызлы үткән гомер

Татар Бизнәсе авылында күпне күргән, авылның иң өлкән Акъәбиләренең берсе Фатыйма Закир кызы Назметдинова яши. Фатыйма апа  бердәнбер кызы Данияне үстерә, бүген исә үзе аның тәрбиясендә көн күрә.

 Фатыйма апаның гаиләсе ишле була. Билгеле, авыр сугыш еллары күпләр өчен олы сынау була. Җиде баладан алар гаиләсендә өчесе генә үсә. Яшьли олылар кул арасына кергән кыз, авыл эшеннән курыкмый. Гомер буе колхозда эшли, сыерлар сава.

Тормышка чыгып, бер кыз бала таба. Авылдашы Алляметдин белән генә бәхетләре гомерле булмый. Кызына 2,5 яшь булганда ул бакыйлыкка күченә.

Фатыйма апа үзенең бүгенге тормышын җәннәткә тиңли. “Кызым Дания белән, киявем Шәфиулла  яшьбала тәрбияләгәндәй карыйлар үземне”, -ди.

Шушы көннәрдә Фатыйма апага 90 яшьтулды. Өлкән юбилярны  котларга һәм сугыш елларындагы олы хезмәте өчен рәхмәт белдерергә район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин килделәр. Россия Президентыннан котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев