Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТАССРның 100 еллыгы көнендә Марат Гафаров Хисмәтулловларны алтын туйлары белән котлады

1970 елның 27 маенда Чүпрәле районы ГХАТ бюросында Асия Гафият кызы һәм Нурислам Мөхәммәтшаги улы Хисмәтулловларның никахлары теркәлә.

Бүген ТАССРның 100 еллыгы көнендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хисмәтулловларны алтын туйлары белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, 1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турында декрет имзалана.  Моннан 50 ел элек, 1970 елның 27 маенда Чүпрәле районы ГХАТ бюросында Асия Гафият кызы һәм Нурислам Мөхәммәтшаги улы Хисмәтулловларның никахлары теркәлә.

Нурислам абый Иске Чүпрәле авылында туган һәм үскән, ә Асия апа тумышы белән Югары Ослан районыннан. Алар Казанда уку елларында танышкан. Районга кайткач, Нурислам абый Мунчәли мәктәбендә эшли, армиядә хезмәт итә. Аннары гаилә Чувашиягә Алатыр районында күчеп, шунда яши башлый. Нурислам абый анда да  балалар белән мәктәптә эшләвен дәвам итә, ә Асия апа сәүдә өлкәсендә 40 еллап эшли.

2007 елда алар янә туган якларына кайтып, Бөек Ватан сугышын үткән Нурислам абыйның әтисен тәрбияләп соңгы юлга озаталар.

Хисмәтуллаовлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларны үзләренең уңышлары белән дүрт онык сөендерә һәм инде оныкчыклары үсеп килә. Асия апа белән Нурислам абый авылдашлары арасында ихтирам казаналар. Бер-берсенә җылылык һәм мәхәббәт хисләре саклап, тату яшиләр. Аларның йорт ишекләре кунаклар өчен һәрвакыт ачык.

- Хөрмәтле Асия Гафиятовна һәм Нурислам Мөхәммәтшаги улы!  Сезне искиткеч юбилей-алтын туегыз белән котлыйм! Шунысы куанычлы, Сезнең уртак тормышыгызның юбилей датасы безнең республикада әһәмиятле вакыйгагага-ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көненә туры килде.  Менә ярты гасыр инде сез тормыш юлы буйлап кулга-кул тотынып, мәхәббәтегезне саклап, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз, авылдашларыгыз өчен үрнәк булып яшисез, илебез хакына хезмәт иттегез.  Сезгә бәхет, озак елларга җитәрлек  нык сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык һәм иминлек телим!, - диде Марат Гафаров.

Район башлыгы юбилярларга истәлекле бүләк, котлау адресы һәм чәчәкләр тапшырды. Хисмәтулловлар үз адресларына булган район җитәкчелегенең игътибарына шатлыкларын белдерделәр.  Марат Гафаровка визитлары һәм котлаулары өчен рәхмәт әйттеләр, район һәм Татарстан Республикасы файдасына башкарган хезмәтендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев