Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Тамчыдан күл җыела”: Иске Чүпрәледә Шәрәфетдиновлар гаиләсенә ярдәм кирәк

15 сентябрь киче Иске Чүпрәле авылында Ленин урамында яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе өчен олы кайгы алып килә.

Күз ачып йомганчы, янгын гомер буе җыйган мал-мөлкәтне юк итә. Бүген алар, хуҗаларыннан рөхсәт алып, күршедәге буш йортны ачып кергәннәр һәм вакытлыча шунда яшәргә мәҗбүрләр.
Мизгел эчендә  сарайлар юк булды...
Роза апа һәм Чулпан абый Шәрәфетдиновлар гомереләрен туган туфрак белән бәйләп, тырыш хезмәтләре, кешеләргә һәрвакыт ярдәмнәре белән  Иске Чүпрәле авылында гомер кичергән гаилә. Бүгенге көндә икесе лаеклы ялда,  олы яшьтәге кешеләр. 
– Бакча артында малларга печән чабып торам. Бервакыт колагыма “Шарт-шорт” килгән тавыш ишетелә. Башлап, печән чапкычымнан  чыгардыр бу тавыш дип торам. Сүндереп куйдым, кисәк артыма борылып карасам, инде терлекләрнең сарай түбәсе кып-кызыл янгын эчендә. Ә  сарай тулы печән – мизгел эчендә булды бу хәл.  Үз-үземне аңышмыйча өйгә чабам, бер каян да керә алмыйм. Документлар янса, янсын дип, тизрәк абзардан терлекләрне чыгарып җибәрдем. Малкайлар кая барганнарын  белми, чабып чыктылар, - ди Чулпан абый.
Терлек абзарыннан янгын өйгә үрмәли. Мунча, тулысынча янып бетә. Хәер тышкы яктан стеналар сакланып калса да, эчке якта бар нәрсә тулысынча юкка чыга. Кием, җиһазлар, документлар да  яна. Иң аянычы, янгында кызлары Гөлфия шактый зыян күрә. Тәненең 20 проценты пешә. Бүгенге көндә ул хастаханәдә, дәвалану, аннан соң реабилитация узу өчен кыйммәтле препаратлар таләп ителә.
“Беркемнән дә берни сораганыбыз булмады”,-
ди Роза апа күз яшьләре белән. –Гомеребез хезмәттә узды. Балалар үстердек, аларга ярдәм иттек. Инде карлыгыбызда рәхәтләнеп яшәрбез дип, үзебезнең йортыбызны да хәлдән килгәчә заманча, матурайтырга тырыштык. Кыш өстеннән менә бернәрсез утырып калдык.  Ярдәм кулы сузучыларга иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Янгын вакытында да күп кеше килде, җыештырышты, эшләде,  әле дә булышып торалар, Ходай Тәгалә үзләренә дә әҗерен бирсен. 
Билгеле, гомере буе абзар тулы мал асрап, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән  Роза апа белән Чулпан абый Шәрәфетдиновларга  олыгайган көннәрендә  ярдәм сорап кемгәдер мөрәҗәгать итү бер дә җиңеллләрдән бирелми.  Тик, туган нигезләрен бер дә ташлап та китәсе килми аларның, балаларның да үз гаиләләре, үз мәшәкатьләре дигәндәй... Ә салкын кыш айларына  санаулы вакыт калды. Шуңа кадәр өйне рәтләп, урамдагы малларга кечкенә генә булса да абзар ясап куярга исәпләре. Кызлары Гөлфияләре өчен дә ата-ананың йөрәгеге өзелә, аңа да шактый ярдәм кирәк.
Без дә үз чиратыбызда, газета укучыларыбызга, мәрхәмәтле кешеләргә  мөрәҗәгать итәбез.  “Тамчыдан күл җыела диләр бит”. Бу  гыйбрәтле һәм фаҗигале язмышка битараф булмаучылардан ярдәм кулы сузуларын сорыйбыз.

Булышырга  теләүчеләр өчен Роза апаның исәп-хисап,  карта номерлары:  5336 6900 4588 6928; 40817810862002654681, шулай ук Чулпан абыйның карта номеры:  2202 2003 4995 9054. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев