Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Такси" профилактик операциясе бара

Такси йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне киметү максатында Татарстан Республикасы территориясендә агымдагы елның  21 июненнән 30 июненә кадәр “Такси” профилактик операциясе уза.

Бу турыда безгә эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов хәбәр итте.

Операция барышында машина йөртүчеләрнең рейс алды медицина тикшерүен үтүенә, автомашинаның техник торышына рейс алды контролен үткәрүткәрмәүгә, законнарны бозу-бозмауга, пассажирлар ташудагы таләпләрнең үтәлүенә аеруча игътибар бирелә, ди Анатолий Михайлов.

***

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчене тоткарлаган

Машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Реклама

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе даими рәвештә социаль челтәрләргә видеоязмалар урнаштыру предметына мониторинг үткәрә. 20 июньдә социаль челтәрләрдә видеоязма бастырылган иде, анда Казан шәһәре урамнары буйлап ян тәрәзәләрдән пассажирлар тыгылган КИА автомобиле хәрәкәт итә. Видеоязманы өйрәнеп, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасын йөртүчене ачыклады. Ул 2001 елда туган Теләче районында яшәүче булып чыкты.

Хокук бозучы тоткарланган, аның белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга ярамаганлыгы турында кисәтү әңгәмәсе үткәрелгән. Егет үз гаебен таныган.

Машина йөртүче куркынычсызлык каешын куллануны игътибарсыз калдырганы, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозганы, шулай ук техник төзек булмаган автомобиль белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Чүпрәле районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев