Сыерларда лейкоз авыруы
«Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе начальнигы-баш ветеринария табибы Рәсим Низамов лейкоз авыруы турында:
Лейкоз иң киң таралган һәм куркыныч авыруларның берсе. Аны игътибарсыз калдыру үз артыннан бик күп проблемалар алып килә.
Авыру йогышлы характерда, шешсыман була. Бу кан ясагыч органнар күзәнәкләренең үрчүеннән һәм үсүеннән килеп чыга. Авыру РНК онкоген вирустан барлыкка килә. Экспертлар авыру үсешендә мондый төп стадияләрне аерып күрсәтәләр: лейкозинкубация; гематологик; шешле.
Лейкоз йогышлы авыру булганлыктан сәламәт маллар авыру маллардан йогышлана. Авыру шактый тиз тарала. Шуңа күрә көтүдә авыру сыер булса, сәламәт маллар санының да күпкә кимиячәген көт тә тор.
Вирус кан лейкоцитларында, сөттә, селәгәендә, сыеклыкта, шулай ук, спермасында була.
Ничек кенә сәер булмасын, авыру хайваннан сәламәт хайванга вирус тапшыру — бу әле йоктыруның барлык ысуллары да түгел. Галимнәр раслаганча, 5-10 процент очракта ул, интраплацентар барьерга карамастан, авыру анадан яралгыга күчә. Әмма бу хәл булмаса да, сәламәт туган бозауның тиздән сөт аша авыруны йоктыру ихтималы зур.
Зарарланудан соң башлангыч стадияләрдә авыру бернинди билгеләрсез диярлек уза. Вакыт узу белән вирус организмга үз йогынтысын көчәйтә. Авыру малның органнарында һәм төрле тукымаларында шешсыман ясалмалар барлыкка килә һәм лимфа төеннәре үсә.
Лейкоз үсешенең сыерларның яшенә турыдан-туры бәйләнеше юк, дип санала, ләкин, тикшеренүләр күрсәткәнчә, 4 яшьтән 8 яшькә кадәрге маллар лейкоз белән ешрак авырый.
Авыру билгеләре
Лейкозны елга кимендә ике тапкыр үткәрергә кирәк булган серологик һәм гематологик тикшеренүләр барышында диагностикаларга мөмкин.
Беренче стадиядә авыру билгеләре күренмәячәк.
Аксымның гематологик стадиясе кан составының төрле үзгәрешләре белән характерлана: патологик, өлгермәгән кан күзәнәкләре барлыкка килә; лимфоцитлар саны арта (авыру хайваннарда аларның саны 1 мкл. канга 9000 нән артып китә).
Шеш стадиясендә күп очракта билгеләрне күз белән күрергә мөмкин.
Профилактика һәм дәвалау
Авырудан котылуның бердәнбер ысулы — авыру терлекләрне яраксызга чыгару.
Әгәр хуҗалыкта бары тик сәламәт маллар гына булса, авыру барлыкка килүгә юл куймау мөһим. Моның өчен профилактика чараларын даими башкарырга кирәк.
Хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тотучы һәркем түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
яшь терлекләрне дә, башкаларын да лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан гына сатып алырга. Җирле табибтан сыерларның торышы турында белешергә.
Әгәр планлы диагностика вакытында авыру маллар ачыкланса, чир таралмасын өчен, аларны шунда ук сәламәт терлекләрдән аерып алырга, ә авыру малларны тиз арада яраксызга чыгарырга кирәк.
Хәзерге вакытта вирусның сыердан кешегә күчүенә дәлилләр юк, әмма авыру малларның сөтен олыларга да, балаларга да эчәргә ярамый.
Вирус кайнаганда үлсә дә, сөте сәламәтлек өчен куркыныч булып кала. Шулай ук, вирусның терлекләрдән кешеләргә күчми дигәнгә бик ышанырга ярамый. Куркыныч, минималь булса да, һәрвакыт бар, өстәвенә сыер лейкозы, башка күп кенә авырулар кебек үк, мутацияләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев