Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Светлана Изендеева: “Эшемне дә, гаиләмне дә бик яратам”

Яңа Элмәле филиалы “Дементьев исемендәге агрофирма”ның башка филиаллары арасында сөт җитештерү буенча алда бара. Светлана Изендеева - агрофирмада иң күп сөт савучы

Алдынгы сыер савучы белән якыннанрак танышу өчен Яңа Элмәле филиалына юл тоттык. Светлана безне фермада, маллары янында каршылады.

Светлана Викторовна тумышы белән Алешкин-Саплык авылыннан. Биш балалы гаиләдә, игезәк сыңары булган Александр белән икенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Светлана әйтүенчә, яшь кызның хыялы – сатучы булып эшләү булган. Хыялын тормышка ашырырга теләп, ул Алешкин-Саплык мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң Ульяновск шәһәрендәге сатучылар әзерли торган уку йортына керә. Аны уңышлы тәмамлап, Зур Нагаткино поселогында сатучы булып эшли дә башлый.  Күп тә үтми Светлана үз юлында Яңа Элмәле авылы егете Дмитрий Изендеевны очрата һәм алар язмышларын бергә бәйләп, Яңа Элмәле авылына кайтып төпләнәләр. Менә инде егерме елдан артык авылдагы фермада хезмәт куя Светлана, шуның җиде елын осеменатор, калган елларын исә сыер савучы булып эшли.

Агымдагы елда Светлана ханымның группасында 40 баш беренчегә бозаулаган тана бар. Ул үзенә шулай итеп яңа сыерлар группасын туплаган. Беренче тапкыр бозаулаган таналарны ул савымга өйрәтә. Тәүлегенә  800-850 литр сөт савып ала. Яңа Элмәле филиалы директоры Фиолит Садыйков әйтүенчә, Светлана һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешә. Иң яхшы сыер савучы исемен дә беренче тапкыр гына яуламый икән инде.

Иртәнге дүрттә эшкә китү өчен, аңа сәгать ничәдә торырга кирәклеген чамалау кыен түгел. Ул үзе: “Күнегеп беттем инде”, ди. Әле бит фермадагы эштән соң хатын-кызны өйдә дә тавык та чүпләп бетермәслек эш көтә. Ашарга пешерү, өй җыештыру, мал карау, бакча эшләре дисеңме, гаилә учагын саклау. Светлана ханым боларның барысын да бар күңелен биреп башкара, һәркемне ачык йөз белән каршы ала, озатып кала. Тормыш иптәше Дмитрий  вахта ысулы белән эшли.

  • Гаиләмне, эшемне, сөтлебикәләремне яратам. Алар мине тавышымнан таный. Малкайлар үзләренә яхшы мөнәсәбәттә булганны да аңлый, шуңа мул сөтләре белән куандыралар да,-ди Светлана.

Гаиләдә өч бала үсә. Олы уллары Роман әлегә армиядә хәрби бурычын башкарса, Анатолийлары Ульяновск шәһәрендә укый, кызлары Яна мәктәптә белем ала.  Уңган гаилә төп нигездә гомер кичерә. Өлкәннәр: әтиләре Анатолийны һәм әниләре Любовьны тәрбияләп, бәхиллекләрен алып, соңгы юлга озатканнар.

Бүгенге көндә Изендеевлар тормышларына куанып, киләчәккә матур планнар корып гомер итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев