Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сөтнең бер литрын -16 сум 50 тиеннән: Чүпрәледә сөт җыючылар алдында шундый бурыч куелды

Атна башында район башлыгы Марат Гафаров сөт җыючылар белән очрашты.

 

Әлеге очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать халитов та бар иде.

Сүзне башлап, район башлыгы бүгенге көндә районның кайбер шәхси хуҗалыкларында сөт сату-бердәнбер көн итү чыганагы икәнлегенә басым ясады. Ә соңгы араларда, күрше районнар белән чагыштырганда, районда халыктан җыелган сөткә бәяләр түбәнәйгән. Бүгенге көндә продукциянең бер литры өчен сөт җыючылар халыкка 15 сум 50 тиен акча түли.

Марат Гафаров, сөткә бәяләрне төшерергә ярамаганлыгы турында әйтте һәм 22 июльдән башлап ярдәмче хуҗалыклардан сатып алына торган сөткә бәяне 16 сум 50 тиен итеп куярга тәкъдим итте. Сөт җыючылар, үз чиратларында, җәйлеген күп очракта сөтнең сыйфатының тиешле дәрәҗәдә булмавы, составында антибиотик чыгуы, бәяләрне сөт эшкәртүче заводлар куюы турында сүз алып бардылар. Тик очрашу соңында карар халык файдасына – сөт җыючылар 22 июльдән бер литр сөткә 16 сум 50 тиен түли башлаячаклар, дип кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев