Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы һәм иң катлаулы стадиясе

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

 Безнең районда үзендә ВИЧ-инфекциясе йөрткән авырулар юк дәрәҗәсендә. Шуңа да карамастан, әлеге авыру турында белеп тору зыянлы булмас дип, без сорауларыбызга җавап алу максатыннан район үзәк хастаханәсе табибы Надир Таһировка мөрәҗәгать иттек.

– Надир Хабибуллович, газета укучыларыбызга ВИЧ турында аңлатыйк әле. Гомумән, ВИЧ нәрсә, нинди авыру ул?

– ВИЧ (иммунодефицит вирусы) – кешелек өчен иң куркыныч булган вирусларның берсе ул. Ул кешенең организмын төрле инфекцияләрдән саклаучы иммун системасын зарарлый.

Вирусны йоктырганнан соң берничә атна үткәч авыруның беренче билгеләре күренә башлый: тән температурасы күтәрелә, лимфа төеннәре зурая, тамак авырта, тәндә кызыл тимгелләр барлыкка килә, эч китү башлана. Мондый билгеләр аннан соң тиз арада юкка да чыга яисә кеше аны бөтенләй сизмичә дә калырга мөмкин.

Вирус берничә еллар буена “тыныч” кына яши, үзен сиздерми. Әмма вирус организмга эләккәннән соң, беренче көненнән башлап ук, кешенең иммун системасын җимерә башлый. ВИЧ-инфекция лимфа төеннәре зурайганнан соң гына үзен сиздерә.

– ВИЧ-инфекция белән СПИДның аермасы бармы?

– СПИД – ул ВИЧ-инфекциянең соңгы һәм иң катлаулы стадиясе. Еллар буена ВИЧ кешенең иммун системасын җимереп, берничә елдан соң организмда иммунодефицит барлыкка китерә. Ә бу исә кеше организмының төрле вирусларга, авыруларга каршы торучанлыгын бетерә, организм бүтән алар белән көрәшә алмый. СПИД белән авырган кешедә төрле авырулар үсеш ала һәм ул алардан вафат була.

– СПИДтан дәва юк, димәк?

– ВИЧ-инфекцияле кеше дәваланмаган очракта уртача 5-10 ел яши. Әлегә ВИЧтан да, СПИДтан да вакцина уйлап табылмаган, әмма бу юнәлештә эзләнүләр дәвам итә. Инде бүгенге көндә вирусның үсешен тоткарлап торучы дару препаратлары бар, алар ВИЧның СПИД стадиясенә күчүен кичектерә.

–ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы кемнәргә яный?

– Җәмгыятьтә ВИЧны традицион ориентациядә булмаган ир-егетләр, наркотиклар кулланучылар, тотнаксыз җенси тормыш алып баручылар тарата дигән фикер яши.

Әмма соңгы елларда бу өлкәдә вәзгыять үзгәрде, әлеге вирус хәзер гетеросексуаль юл белән күчә дигән фикер барлыкка килде.

– Ул ничек була?

–Вирус ВИЧ-инфек-цияле кешеләрнең каннарында, лимфаларында, мәнидә, күкрәк сөтендә тупланган була. Шуңа да саклану чараларын күрмичә җенси мөнәсәбәткә кергәндә, авыру кеше кулланган шприцтан файдаланганда, вируслы кан салдырганда, бала тапканда (әнисе авыру булса – баласына), шулай ук, имгәндә балага (авыру әнидән) вирус йоктырырга мөмкин.

Реклама

Ә менә күз яшьләрендә, төкеректә, сидектә, борыннан килгән сыеклыкта вирус башка кешегә йогарлык концентрациядә булмый.

– ВИЧ кайсы очракта йокмый?

–Кагылып киткәндә, кул кысышканда, үбешкәндә, бер савыт-сабадан файдаланганда, йөткергәндә һәм төчкергәндә, урын-җир һәм шәхси әйберләр аша, гомуми бәдрәфтән файдаланганда һәм бөҗәкләр тешләгәндә ВИЧ-инфекция вирусы йокмый.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сәламәт булыйк!

 

“Кызыл тасма” СПИДсыз киләчәк билгесе

 

Акция

Гөлия Фәизова

Зур Аксу урта мәктәбе, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә,  «Кызыл тасма» акциясенә кушылды.  

Кан төсендәге  тасма  СПИДка каршы көрәшкә  өндәүче  халыкара символ булып тора.  «СПИДсыз киләчәккә» дип кабул итәргә кирәк аны.   Бу  символ дөньяда зур популярлык казанды.

Акция кысаларында «Җиңү» волонтерлары СПИДка каршы хәрәкәт символлары – кызыл тасмалар, шулай ук, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча төрле мәгълүмат материалларын тараттылар. СПИДка каршы көрәш символының   ныклыгы  турында сөйләделәр.  Чара кысаларында белем бирү учреждениесе ишегалдында  кызыл тасмалар бәйләргә теләүчеләр өчен  махсус куак куелган  иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X