Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шланга мәктәбе — «Мәктәп экопатруле» конкурсы җиңүчесе

Быел республика конкурсы 10 еллык юбилеен билгели

Әлеге конкурс 1-11 сыйныф укучылары катнашуын күздә тота. Быелгы уку елында 3 меңнән артык гариза килгән, ә 10 ел эчендә экологлар 51 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. 

Конкурсның төп максаты — Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын экологияне яхшырту буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, яшь буында ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Юбилей тантанасында дүрт номинациядә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды: «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы». 
«Иң актив мәктәп» һәм «Иң актив сыйныф» номинацияләрендә беренчелекне Чүпрәле районының Шланга авылы мәктәбе алды.

—Мәктәп коллективы, укытучылар, укучылар да һәр эштә активлар. Язын, көзен өмәләргә дә чыгабыз. Авылыбыз урманнан ерак түгел, анда да, болыннарга, елга буйларына да чисталыкны карап йөрибез. Фотолар, күп кенә материаллар туплап конкурска җибәрдек. Бу эштә иң актив 3нче сыйныф укучылары булды. Нәтиҗәләр дә куандырды, без бик шат,-дип куанычлары белән Шланга урта мәктәбе директоры Ләйсән Мөхәммәтҗанова уртаклашты.

—Сыйныфымда 3 укучы: Әмир Мөхәррәмов, Ильяр Алимов, Ильвир Мостафин белем ала. Өчесе дә бик тырышлар, дуслар. Үземнең хезмәт стажым 40 елга якын. Рәхмәт оештыручыларга, бәйрәм дә бик матур итеп оештырылган иде,-дип сөйләде җиңү яулаган сыйныф җитәкчесе Гүзәлия Фәсхетдинова да. 
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башка кунаклар тәбрикләде. Шланга урта мәктәбе беръюлы ике бүләккә: телескоп һәм фотоаппаратка ия булды. 

Белешмә

Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Экология» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
«Мәктәп экопатруле» конкурсы республикада 2014 елдан бирле уздырыла. «Мәктәп патруле» конкурсы ярдәмендә 2023 елда 51 тонна кулланылган батареяләр җыелган, ә 2019 елдан алып 166 тонна аккумулятор утильләштерүгә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев