Марат Гафаров җирле үзидарә хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды
Район башлыгы Марат Гафаров җирле үзидарә көне алдыннан алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
"Муниципаль органнарда эшләү югары профессиональлек һәм олы кешелек сыйфатларына ия булуны таләп итә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Сезгә сабырлыгыгыз, үз эшегезгә тугры булуыгыз һәм гомерегезне халыкка хезмәт итүегез өчен рәхмәт!".
Исегезгә төшерәбез, җирле үзидарә көне – Россиядә 21 апрельдә билгеләп үтелә торган муниципалитетлар хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ул РФ Президентының 2012 елгы Указы буенча гамәлгә куелган. Бәйрәм датасы 1785 елда Екатерина II тарафыннан шәһәрләргә Мактау Кәгазьләре булдыруга барып тоташа. Бу документ җирле үзидарә турындагы законнарны кабул итүгә башлангыч булып тора.
Чүпрәле районында бүгенге көндә 19 муниципаль берәмлек исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев