Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде
Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.
Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен 1358нче участок сайлау комиссиясе рәисе Галия Шәүкәт кызы Алимова, 1355нче участок сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Хәмбәл кызы Әюпова Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
- 2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасында узган сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1333нче участок сайлау компаниясе секретаре Елена Валерьяновна Ильина
1337нче участок сайлау компаниясе секретаре Нина Петровна Ятманова Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев