Чүпрәледә Сара апа Вәлиуллина истәлегенә кабинет-музей ачылды
Район үзәк китапханәсендә Яңа Ишле авылында гомер кичергән Сара апа Вәлиуллина (мәрхүмә) истәлегенә кабинет-музей ачылды.
Әлеге музейны булдыруда “Ак калфак” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапхаәләр системасы директоры Гөлфия Яфизованың тырышлыгы бәяләп бетергесез. Кабинет-музейда аның шәхси әйберләре, нәсел шәҗәрәләре, хәтта яраткан яран гөлләре дә урын алган.
Сара апа Вәлиуллинаның исемен мәңгеләштереп, якты хатирәсен райондашларыбызга җиткерү тикмәгә түгел. 2013 елда Сара апа Вәлиуллина үзенең хәләл пенсиясеннән җыелган 100 мең сум акчасын авылдагы елга аша күпер ясауга биргән иде, авылдашлары өчен ул шундый зур бүләк ясап калдырды. Үзе исән чакта, Сара апа Вәлиуллина бу турыда:
-Аллага шөкер, хыялым чынга ашты, дисәм дә ялгыш булмас. Мин гомерем буе менә шушы елга аша күпер булдыру, кыска юлдан гына теге як урамга чыгу турында хыялланып яшәдем,-ди.
Гади авыл кешеләре арасында сирәк очраган мондый игелекне эшләгән, яше тугызынчы дистә белән барган Сара апаның исеме республика күләменә тарала. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырып алалар. Хәйрия конкурсында ул “Игелекле йөрәк” номинациясендә җиңүче дип табыла.
Моңарчы урманнарны, кырларны әйләнеп, җәфа чиккән авыл халкы, бүгенге көндә шушы юлдан гына йөри һәм күперне дә билгеле “Сара апа күпере” дип йөртә. Аның якты истәлегенә догалар кыла, рәхмәтләр укый.
Кабинет-музейны ачу китапханәдә тантаналы шартларда оештырылды. Чараны алып баручы Гөлфия Яфизова килгән, кайткан кунакларны сәламләп, музейны булдыруда ярдәм күрсәткән һәммә кешегә, аеруча Сара апаның балаларына олы рәхмәтләрен әйтте. Музейга тапшырылган әйберләр арасында аеруча истәлекле булган акча янчыгындагы хатирәләр турында әйтте. Гөлфия ханым сөйләве буенча, Сара апа анда үзенә кадерле булган тормыш иптәше Гомәренең фотосурәтен һәм балаларына язылган шигырь юлларын, фаҗигале төстә вафат булган улының бәетен саклавын билгеле булды.
Сара апа турында җылы, якты хатирәләр белән район башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, бөтендөнья татарлар конгрессының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Иршат Закиров, авыл җирлеге башлыгы Радик Усманов, мәктәп директоры Ирек Фәхертдинов уртаклашты. Әлбәттә, иң матур хатирәләр балалары теленнән дә яңгырады.
Сара апаның игелекле эшләрен дәвам итеп яшәүче кызларының берсе –Римма Гомәр кызы Сафиуллова Тәтеш районында гомер кичерә, алдынгы “Колос” хуҗалыгын җитәкли, шулай ук, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеген әйдәп бара, күп кенә чараларга иганәчелек итә. Тәтештәге картлар йортында яшәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен игелекле гамәлләр кыла. Үзенең туган авылы Яңа Ишлегә дә күп кенә ярдәме тия аның. Мәчеткә, тирә-яклны ямьләндерүгә булсын-һәммәсенә дә аның өлеше кергән. Саный китсәң, мондый эшләр бихисап. Әмма якташыбыз бу хакта үзе бик мактанып сөйләргә яратмый. “Безне әти-әниебез шундый итеп тәрбияләгән өчен бик бәхетлебез. Туган ягыбызны, яшәгән җиребезне шулай олылап яшәргә Ходай язсын”, ди.
Римма ханым Тәтештән “Ак калфак” оешмасының вәкилләре белән музейга бүләкләр тапшырыды, ике район арасындагы дустанә мөнәсәбәтнең дәвамлы булуын теләде.
Сара апа Вәлиуллина багышланган кабинет-музейның ишекләре һәркем өчен дә ачык. Районыбызның олуг күңелле Акъәбинең тырышлыгы, игелеге тормышта якты үзен калдырып, киләчәк буын өчен өлге, дәвамлы булыр, иншаллах.
Белешмә: Сара Шакир кызы Вәлиуллина 1922 елда Яңа Ишле авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Яңа Ишледә 4 сыйныфны, аннан Яңа Кәкерле мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый.
Колхозда төрле эшләрдә яшьли хезмәт куя. Балалар бакчасы мөдирләре әзерләүче курслар тәмамлап, Яңа Ишледәге колхоз ясле-бакчасына эшкә кайта. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе белән бер көнне өйдән чыгып китә ул. Әтисе-фронтка, Сара апа исә Тархан якларына окоп казырга. Мәскәү якларына, Ивановода торф әзерләү эшләрендә дә йөри, тимер юллар төзүдә дә катнаша. Өйгә дә сугыш тәмамлаган елның декабрендә генә кайта.
Сара апа тормыш иптәше Гомәр белән үрнәк, тырыш тугыз бала үстерәләр. Кызганыч, ике улларын, ике кызларын җирләү кайгысын да күрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев