Реклама
Көн вакыйгасы
Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк
Салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин
Бу көннәрдә почта тартмаларына халыкка салым түләү кәгазьләре килә башлады. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә киләчәк. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- «Салымнар ФЛ» мобиль кушымтасы аша;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында»;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә.
Шулай ук, почта бүлекчәлрендә, банклар аша да түләү мөмкинлеге каралган. 1 ноябрьгә кадәр салым кәгазьләрен алмаучылар салым органнарына, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев