Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Салым түләр вакыт 1декабрьгә кадәр генә

“Салымыңны түлә дә, тыныч йокла!”, диләр халыкта. Моны 1 декабрьдән дә соңга калмый эшләргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча 8 номерлы Федераль салым хезмәтенең райондагы өлкән салым инспекторы  Флёра Рәкыйпова әйтүенчә, салым түләү кәгазьләре октябрь аенда үк килә башлаган. Әгәр дә салым идарәсеннән хат килмәсә яисә салым түләү турында электрон хәбәр булмаса моны салым инспекциясенә барып ачыкларга кирәк. Салым турындагы  хәбәр ташламалар булган очракта, я булмаса салым күләме 100 сумнан артмаган очракта килмәскә дә мөмкин.  Салым кәгазендә мәгълүматлар дөрес булмаса, бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәк. Вакытында түләнмәгән салымнар кешене бик авыр хәлдә калдыра. Беренчедән, чит илгә чыгармаячаклар, шулай ук, түләнмәгән салым бурыч булып торачак, хәтта аңа өстәп пенялар да исәпләнәчәк.

Татарстан халкы 2019 ел өчен исәпләнгән 7,9 млрд. сум милек салымының 4,2 млрд. сумын түләгән. 1 декабрьгә кадәр салымнарның тагын 3,7 млрд. сумы түлисе калган.

Милек салымнары күләменең  4 млрд. 400 млн. сумы – транспорт салымына, 2 млрд. 300 млн. сумы – милек салымына, 1 млрд. 200 млн. сумы – җир салымына туры килә.

Салымнарны түләү ысуллары:

• «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша

Реклама

• Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы  «Физик затлар өчен шәхси кабинет»та

• Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү»   сервисы ярдәмендә

• Бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша

• Түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.

Сорауларыгыз булса, салым хезмәтенең бердәм телефоны: 8-800-222-2-222. Шулай ук, чүпрәлеләр, райондагы салым хезмәте инспекциясенә  2-28-52 телефонына шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X