Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сак булыгыз: кош гриппы

Кош-корт сатып алганнан соң, карантин чаралар күрелергә тиеш.

2020 елның 8 октябрендә  Буа районындагы М. М. Хәйруллин крестьян-фермер хуҗалыгында кош гриппы булуы ачыкланды. Бу турыда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.

Хуҗалык башлыгы М.М. Хәйруллин җәй башында мең баш каз сатып алып үстергән, көзен янә Чувашия Республикасыннан 126 баш үрдәк сатып ала һәм карантин режимын үтәмичә, аларны  казлар янына җибәрә. Нәтиҗәдә, башлап 8 баш үрдәк үлеп китә, аннан соң, казлар үлә башлый. Лаборатор тикшерүләрдән соң, хайваннарда кош гриппы булуы ачыклана. Райондагы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кош гриппы авыруының таралуына юл куймастан, барлык кошларны юк итәләр, хуҗалыкка дезинфекция ясыйлар.

Әлеге уңайдан, Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова кошлар үрчетү һәм тоту белән шөгыльләнүче гражданнарга һәм хуҗалыкларга  профилактик чара үтәргә киңәш итә. Кошлар сатып алганда, аның кайдан китерелүен белергә, эпизоотик иминлеген раслый торган ветеринария документлары барлыгына инанырга кирәк.

Кош-корт сатып алганнан соң, карантин чаралар күрелергә тиеш. Аларны аерым тотарга, азык-төлеген дә билгеле, контроль узган җирләрдән сатып алырга кирәк. Теләсә нинди санкцияләнмәгән ярминкәләрдә дә кош продукциясе сату да, алу куркыныч тудыра, ди инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев