Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сак булыгыз: бруцеллез

Бруцеллез белән кеше дә авырарга мөмкин.

Агымдагы елның 17 ноябрендә Саратов өлкәсенең Пукачев районы хуҗалыкларының берсендә биологик материалны лаборатор тикшергәндә эре мөгезле терлектә бруцеллез авыруы ачыкланган. Бу турыда безгә ТР буенча «Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр итте.

— Татарстан Республикасы белән күрше булган төбәкләрдә әлеге авыруның әледән-әле кабатланып торуы сәбәпле, бруцеллезның эре һәм кечкенә хуҗалыкларга, үз хуҗалыкларында эре мөгезле терлек асраучы гади кешеләргә дә җитди икътисади зыян китерүен ассызыклыйсым килә.

Авыру учагы ачыкланган торак пунктта карантин билгеләнә, шул вакытка терлекчелек продукциясен, терлек азыгын кертү һәм чыгару тыела, хайваннар үтерелә,-ди Гөлнара Арсланова.

Белгеч әйтүенчә, бруцеллез — барлык йорт хайваннарының хроник рәвештә уза торган йогышлы авыруы, ул үле яки яшәүгә сәләтсез үрчем тууы белән характерлана. Авыру бруцеллез белән чирле хайваннардан алынган хайваннар белән элемтә вакытында күчә. 

Бруцеллез белән кеше дә авырарга мөмкин. Шул ук вакытта ул кешедән кешегә күчми. Кешеләрдә югары тән температурасы, көчле хәлсезлек, буыннар авыртуы күзәтелә. 

Гөлнара Арсланова бруцеллез авыруын профилактикалау буенча түбәндәгеләрне төгәл үтәргә киңәш итә: 
— терлекләрне һәм азыкны ветеринария документларыннан башка, очраклы, таныш булмаган кешеләрдән, районның ветеринария хезмәте белән килештермичә сатып алмаска;
— яңа сатып алынган терлек ветеринария табиблары күзәтүе астында карантин узарга тиеш;
-терлекчелек продуктларын санкцияләнгән сәүдә урыннарыннан (базарлар, кибетләр, мини-маркетлар һ.б.) сатып алырга. Ә мал сатучылар белән шөгыльләнүчеләрнең терлекләрне тоту, ташу таләпләрен бозулары ачыкланган очракта район ветеринария берләшмәсенә яисә ТР буенча «Россельхознадзор» идарәсенә (843) 278-93-53 телефоны буенча хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев