Сагынам авылымны!
Кеше ничә яшендә булса да, кайда гына торса да, туган ягын, авылын күңел түрендә саклый, сагына.
Минем дә туган ягымннан чыгып киткәнемә 55 ел булды. Язмыш җилләре чит җирләрдә йөретсә дә, авылымны бервакытта да онытмадым, авылым да яши Аллаһка шөкер.
Үзенең Шәйхи кизләүләре, Нәфкай һәм Кавказ коелары, каен “посадкалары”, данлыклы кешеләре, алдынгы урыннарны бирмичә тир түгеп хезмәт куйган комбайнчылары, таркторчы-шоферлары, сыер савучылары, бер сүз белән әйткәндә чын хезмәт сөеп яшәгән кешеләре белән горурланырлык ул авылым минем.
Совет чорында “Йолдыз” колхозы чын мәгънәсендә йолдыз булып балкыды. Аның рәисе, озак еллар хуҗалыкны җитәкләгән Мансур Җамалетдинов чорында авыл танымаслык булып үзгәрде. Мәдәният йорты, урта мәктәп, кибетләр, мәчет, комплекслы ындыр табагы, яңа трактор машина паркы һ.б. сафка басты.
Матур бит син авылкаем, табигатең, кешеләрең белән матур, яратам сине, Каракитәм! Сагынып яшим! Авылда төпләнеп калган авылдашларыма хөрмәтем зур. Сез булганда авылым яшиячәк әле. Язмамны авылым турындагы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә, аларны Шәрәф Мөдәррис язган:
“Минем туган авылымны–
“Каракитә”,- диләр.
Ул зур авыл, йортлары:
Төзек, матур, чибәр...
Хөрмәт белән Яшел Үзән шәһәреннән Гөлирам Мингалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев