Руслан Вильданов «ТР балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүче булды
Конкурста республиканың унбер районыннан вәкилләр катнашты.
25 октябрьдә Буа шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурста республиканың унбер районыннан вәкилләр катнашты. Нәтиҗәләр буенча безнең район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Вильданов Руслан җиңүче дип табылды. Конкурсның финал этабы 2022 елның ноябрендә Казан шәһәрендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев