Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Руль артына исерек килеш утырган чүпрәлеле җәзасын алды

Суд утырышы барышында Годунов үз гаебен таныды.


Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова РФ КоАП 12.8 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында Годуновның эшен карап тикшерде.

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Чүпрәле –Татар Шатрашаны автомобиль юлының 1 километрында Годунов транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарлана. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә ул руль артына исерек килеш утырган була. Шул ук вакытта аның автомобиль йөртү таныклыгы булмавы да ачыклана.

Суд утырышы барышында Годунов үз гаебен таныды. Ул үзенең тракторчы-машинист таныклыгына гына ия булуын да аңлатты.

Реклама

Суд Годуновны гаепле дип тапты һәм РФ КОАП 12.8 статьясының 1 өлешендәге җәзаны билгеләде. Шулай итеп Годунов  утыз мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге җәзага тартылды. Һәм ул бер ел алты ай дәвамында транспорт чаралары белән дә идарә итә алмаячак. Суд аны әлеге хокукыннан мәхрүм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X