Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россия көнендә Чүпрәле районына «Ярдәм янәшә!Помощь рядом!» автопоезды килде

«Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында июнь ахырында Чүпрәле районына азык-төлек белән соңгы транш - автопоезд көтелә.

Россия көнендә Чүпрәле районына «Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында азык-төлек белән өченче транш –автопоезд килде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы коронавирус инфекциясе таралу шартларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән  оештырылды һәм беренче чиратта мохтаҗларга ярдәм итүне күздә тота.

«Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» республика акциясенә эре предприятиеләр, битараф булмаган гражданнар, Татарстан халкы кушылды. 

Бүген безнең район халкына 400дән артык азык-төлек җыелмасы өченче тапкыр тапшырылды. Традиция буенча, азык-төлек җыелмаларын бушатырга һәм таратырга волонтерлар, бу оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, эшләүче яшьләр, авыл җирлекләре башлыклары теләк белдерде. Чираттагы тапкыр волонтерлар ролендә район җитәкчеләре дә, шәхсән  район башлыгы Марат Гафаров үзе йөрде.

Реклама

Волонтерлар адресатларга азык-төлек җыелмалары китергәндә Россия көне белән дә котлап, триколор тасмалары да тараттылар.

Азык-төлек җыелмаларын пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган 75 яшьтән өлкәнрәк өлкәннәр, пандемия шартларында зыян күргән, әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгуль булучыларның  балалары  алды. Шулай ук, продукталар  аз керемле гаиләләргә, опекун, яки әти-әниләре алимент түләүдән баш тартучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә дә китерелә.

Азык-төлек җыелмалары дүрт тапкыр бирелә. Июнь ахырында Чүпрәле районына азык-төлек белән соңгы транш - автопоезд көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев