Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россия көне кысаларында Чүпрәледә яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

Россия көнен билгеләп үтү кысаларында,  Чүпрәле районында Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

 14 яше тулган балалар тантаналы шартларда илнең төп документы - паспорт, олы тормыш юлына басар алдыннан котлаулар һәм теләкләр алдылар. Паспорт алу һәр кешенең тормышында дулкынландыргыч һәм җаваплы мизгел булып тора, шуңа күрә балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләр дә килде.

Тантаналы вакыйга белән яңа паспорт ияләрен район башлыгы Марат Гафаров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады. Алар балаларның тәртипле гражданнар булуын, Россия традицияләрен саклауларын һәм дәвам итүләрен теләделәр.

- Сезгә тормыш юлыгызны  дөрес билгеләвегезне телим. Безнең зур матур Ватаныбызны – Россияне, кече Ватаныбызны – Чүпрәле районын яратыгыз,  — дип мөрәҗәгать итте Марат Гафаров.

Җавап сүзе белән Алинә Камалова чыгыш ясады

- Мондый тантаналы шартларда паспорт алу безнең өчен зур дәрәҗә. Паспорт алу  — олы тормышка  беренче адым  булып тора һәм  бик тә  әһәмиятле вакыйга, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев