Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россия көне кысаларында Чүпрәледә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узды

Россия көне алдыннан  Чүпрәле районында бәйрәм чаралары кысаларында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узды.

Әлеге акция ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан уза.  Һәм ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Акция 12 ел рәттән үткәрелә, анда Чүпрәле районы оешмалары һәм эшкуарлары, хәйриячеләре дә  катнаша.

Балаларны район башлыгы Марат Гафаров, предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм башкалар котлады.

Беренче сыйныф укучыларына матур, мәктәп портфельләре һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырылды. Барлык балалар да бик канәгать калдылар. Бу көнне булачак беренче сыйныф укучыларына бик күп матур сүзләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев