Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россия көне алдыннан Чүпрәле укучылары паспортлар алдылар

Россия Федерациясенең төп документына 14 яшькә җиткән өч укучы ия булды.

Бүген Россия көне алдыннан Чүпрәле районында тантаналы чара – яшь гражданнарга паспортлар тапшыру булды. Чара «Созидание» яшүсмерләр клубында узды. Чара башланыр алдыннан кунакларга символлар-триколор тасмалары таратылды.
 

Балаларга аларның тормышларындагы беренче һәм төп документны район башлыгы Марат Гафаров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов тапшырдылар. Россия Федерациясенең төп документына 14 яшькә җиткән өч укучы ия булды. Алар: Камилә Айметдинова, Рената Камусина, Дмитрий Сергеев. Илебезнең яшь гражданнарына теләктәшлек белдерегә җитәкчеләр, ата-аналар да килгән иде.

Район башлыгы Марат Гафаров сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, бөек бәйрәм белән котлады, документның  хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.

-Бүгеннән  сез илебез гражданнары булып торачаксыз һәм үз гамәлләрегез өчен үзегез җавап бирәчәксез. Паспорт-ул мөһим документ, аны алу  белән һәр кешедә ватанпәрвәрлек һәм күпмилләтле илебез өчен горурлык хисләре уятырга мәҗбүр итә. Сезгә Россиянең лаеклы гражданнары булуыгызны һәм бары тик  уңышларыгыз һәм казанышлары белән генә сөендерүегезне телим,- диде Марат Гафаров.

 Рөстәм Мөхәммәтҗанов шулай ук балаларга теләкләрен җиткерде, Маяковский сүзләрен искә төшерде. "Гомерне соңыннан үкенмәслек булырлык итеп яшәргә кирәк..» ,- диде ул балаларга. Шулай ук, паспорт алу чарасы быелгы мөһим вакыйгаларга бай булуы: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, район оешуның 90 еллыгына һәм дә коронавирус шартларында узуы белән үзенчәлекле икәнлеген билгеләп үтте.

Яшь гражданнар исеменнән Рената Камусина сүз алып, һичшиксез илебезнең лаеклы шәхесе булачагына ант итте.

Тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар бергәләп Россия гимнын башкардылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев