Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды

Агымдагы 2022 елга бурычлар билгеләнде.

Башкарма комитетның утырышлар залында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә район башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин һәм бүлекнең шәхси составы катнашты.

Утырышны ачып, бүлек  начальнигы Раил Гатауллин 2021 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм агымдагы 2022 елга бурычлар билгеләде.

–Эчке эшләр органнары эшчәнлеген комплекслы бәяләү нигезендә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча бүлек өченче категорияле 19 бүлек арасында 10 урынны алды (2020 елда-16 урын). 2021 елда барлыгы 129 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 җинаятькә күбрәк. 102 җинаять тикшерелде, 14е туктатылды. Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 87,9% ка кадәр арткан, шулай ук  шәхескә каршы кылынган җинаятьләрнең  ачылышы  100% ка җиткән.  Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачылышы да арткан һәм ул 84,6% тәшкил итә. Гомумән, райондагы  җинаятьләрнең барлык төр ачылышы үз категорияләре буенча республика буенча  иң яхшы күрсәткечләрдән санала.  Җинаятьләрне ачуның тискәре динамикасы булган бердәнбер төре булып, урлау тора. Аеруча, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге (интернет) урлауларны ачыклау авырлык тудыра, - диде Раил Гатауллин.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы коллективка нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде, 2022 елга куелган бурычларны уңышлы үтәүгә ышаныч белдерде.

Җитәкченең чыгышын дәвам итеп, интернетта мошенниклык очраклары, мобиль элемтә чараларын һәм кредит карталарын кулланып, акча урлауларның артуы хакында бүлекнең тикшерү төркеме  начальнигы Илнар Солтанов сөйләде. "2021 елда IT-технологияләр кулланып кылынган 20 җинаять теркәлгән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 4кә артык. Шулар буенча 3 тикшерү үткәрелгән, кызганычка каршы әлеге төр җинаятьләр еш кына ачыкланмый кала. Мошенникларның хәйләләләренә  интернетта артык ышанучан  һәм өлкән кешеләр эләгә", - дип хәбәр итте  ул.

Бу мәсьәлә буенча район башлыгы Марат Гафаров муниципалитет халкы арасында аңлату эшләрен көчәйтергә чакырды. “Районда  авыл җирлекләре башлыкларының еллык хисап тотулары башланды, анда утырышның көн тәртибенә полиция хезмәткәрләренең чыгышларын кертергә, конкрет мисаллар үрнәгендә мошенниклык кылуның  төрләре һәм ысуллары турында сөйләргә, алдакчылар кулына эләкмәү турында  киңәшләр бирергә кирәк",-дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.

Утырыш барышында, шулай ук, бүлек начальнигының беренче урынбасары, полиция подполковнигы Артем Абрамовның, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайловның да чыгышлары тыңланды һәм 2022 елга бурычлар куелды.

Район прокуроры Илдар Маликов бүлекнең 2021 елдагы эшчәнлеген нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. "Монда бүлек җитәкчесенең  һәм шәхси составның да өлеше зур. Җинаятьләрне ачу проценты җитди артты, районда криминоген хәл тотрыклы. Яхшы күрсәткечләргә ирешүдә  даими элемтәдә, бергәләп эшләвебез дә мөһим роль уйный. Элек хөкем ителгәннәр буенча да административ күзәтчелек һәм аларның тормышына көндәлек контроль буенча яхшы эш алып барыла". диде ул.

Район прокуроры бүлек эшендә тискәре момент буларак, коррупцион җинаятьләрнең булмавын атады. «Шулай ук балигъ булмаганнар белән контроль күзәтү, профилактика буенча да эшне көчәйтергә кирәк. Гражданнарның социаль хокукларын яклау безнең эштә беренче урында булырга тиеш", - дип йомгаклады үз чыгышын Илдар Маликов.

Район башлыгы Марат Гафаров Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләренә хезмәт вазыйфаларын  намуслы һәм профессиональ үтәләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде.

– Агымдагы ел да җиңел булмаячак, безнең алда да яңа бурычлар тора, -диде ул , COVID-19 белән  хәлгә бәйле рәвештә бүлек хезмәткәрләренең эше артуын билгеләп.– Бигрәк тә халык арасында финанс грамоталылыгы буенча эшне көчәйтергә, мошенниклар йогынтысында булган гражданнарга психологик ярдәм күрсәтергә, шулай ук яшьләрне деструктив төркемнәргә җәлеп итү, көнкүрештә, гаиләләрдә барлыкка килгән низаглар өлкәсендә кылынган җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмау буенча дружиналарның эшен активлаштырырга кирәк. Бүлеккә кергән һәрбер мөрәҗәгать, гариза җентекләп тикшерелергә тиеш. Районыбыз халкының тынычлыгы һәм иминлеге бүлек хезмәткәрләренең  көндәлек эшенә  бәйле, сезгә киләчәктә хезмәтегездә уңышлар, исәнлек телим, - диде район башлыгы.

Утырышта  бүлек хезмәткәрләре коллегаларын: балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор, полиция майоры Лилия Хәлиуллованы һәм ИВС начальнигы, полиция капитаны Айрат Хуҗиевны лаеклы ялга озаттылар. Хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев