Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегендә фронтовик – милиционерларга стенд ачылды

Стендны ачу тантанасына фронтовик – милиционерларның якын туганнары – балалары, оныклары килгән иде.

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә фашист илбасарлары өстеннән Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан “Без онытмыйбыз, без горурланабыз!” дип аталган стенд ачтылар. Анда ил азатлыгы өчен фронтта булган һәм аннан җиңү яулап кайткач үзләренең бөтен гомерләрен эчке эшләр органнары хезмәтенә багышлаган тугыз якташыбызның фоторәсеме, тормыш юллары турында кыскача мәглүматлар бар.
-Материаллар туплауны узган елда ук башлаган идек. Беренче карашка җиңел генә тоелган эш шактый катлаулы булып чыкты. Чүпрәле районы халкы үзенең батыр уллары турында барысын да белә, алар хакында өйрәнелгән күп материаллар да бар. Ә менә фронтовик – милиционерларны барлау тиешле дәрәҗәдә түгел. Шуны истә тотып эзләнүләр башладык. Бу игелекле эшкә эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы башлыгы, отставкадагы майор Фарис Шакиров та бик теләп алынды, - ди бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов. Аның сүзләренчә, сугышта катнашучы милиция ветераннары хөрмәтенә бүлек бинасы алдына һәйкәл куюны да планлаштырганнар, хәтта нигез ташларын да салганнар. Тик менә коронавирус инфекциясе таралу гына эшне вакытлыча туктаткан. Стендны ачу тантанасына фронтовик – милиционерларның якын туганнары – балалары, оныклары килгән иде. Алар үзләренең әти – бабаларына шулай олы хөрмәт күрсәткәне өчен бүлек җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
-Әтиебезнең безнең арада юклыгына берничә дистә ел үтте. 1945 елда немец фашистларын тар – мар иткәннән соң әтиебез Николай Большаковка Ерак Көнчыгышта да сугышырга туры килә. Аннан кайткач гомере буе милициядә хезмәт куйды. Күп бүләкләр алды. Ул безгә бөтен яктан үрнәк һәм гадел кеше иде. Вафат булганнан соң да Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә хезмәттәшләре аның каберенә чәчәкләр куялар. Бик зур рәхмәт сезгә,- диде Николай Ананьевичның кызы Вера. Тантанадан соң кунакларны бүлек начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов үзләренең музейлары белән таныштырды. Истәлеккә бергәләшеп төшкән фоторәсемнәр дә музейда урын алыр, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев