Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Россия йөрәге» гаилә уты Чүпрәлегә килде

Илебез буйлап сәяхәт итүче утны тәтешлеләр безгә тапшырды

Гаилә учагын чагылдыручы утны Тәтеш шәһәренең яңа өйләнешкән парлары Ванюхиннардан Чуваш Бизнәсендә гомер итүче Вера һәм Валерий Портновлар кабул итеп алды.

Гаилә утын тапшыру тантанасы Тәтеш шәһәренең ЗАГС бүлегендә узды. Чарага иң күркәм һәм хөрмәтле гаиләләр чакырылган иде. Районнан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова җитәкчелегендә барган делегация тәтешлеләргә бүләкләр тапшырдылар.

—"Россия йөрәге" утын тапшыру акциясе гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеген ассызыклый. Ниһаять, гаилә уты Чүпрәлегә кайтачак,-диде Айрат Җәлалов.

Тантанага чакырылган парларның һәркайсы Тәтеш районы үсешенә зур өлеш керткән, күпбалалы гаиләләр. «Россия йөрәге» гаилә утын кабул итеп алучы Портновлар да күпбалалы гаилә. Өч дистә ел тату гомер кичереп, алар өч батыр ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары өчесе дә махсус хәрби операциядә катнаша.

—Безнең өчен бу бик зур дәрәҗә. Бөтен ил буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» гаилә уты эстафетасын без дәвам иттерүебез белән чиксез горурлык хисләре кичерәбез. Әлеге мизгелләр безнең гаилә тарихында мәңге сакланыр, — диделәр алар.

Районда исә гаилә утын ЗАГС бүлегендә мәдәни-спорт һәм иҗтимагый учреждениеләр вәкилләре каршы алды. Капсула районда бер атна торды. Шул ук вакытта «Россия йөрәге» гаилә уты «астында» бик күп төрле чаралар үткәрелде. Дүшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, гаилә уты тантаналы рәвештә Буа районына тапшырылачак.

Белешмә

2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Елның төп символы — «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә уты булды. Аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар.
Утны Муромдагы Изге Троица монастыреннан махсус лампадада алып килгәннәр. Бу шәһәр православие дине изгеләре Петр һәм Феврониянең ватаны дип санала. Ут 12 лампадага күчерелә һәм барлык федераль округларга һәм төбәкләргә таратыла. Бер өлеше исә Татарстанга кайта. Бөтенроссия гаилә уты ел дәвамында гаиләдән-гаиләгә тапшырылып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев