Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Роберт Низамов «Подписка бүләк ит! " акциясенә кушылды

"Чүпрәле районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге"  директоры Роберт Низамов «Подписка бүләк ит! " акциясенә кушылды.

Исегезгә төшерәбез, бүген район башлыгы Марат Гафаров безнең районда яшәүче өлкәннәр өчен биш «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарын яздырды.

 Аның үрнәгендә  Роберт Низамов та райондашларыбызга подписка бүләк итте. Ул Алешкин-Саплык авылында яшәүче күп балалы гаилә Екатерина Петровна Алексеевага чуваш телле "Таван ен" газетасына язылу бүләк итте. Екатерина өч баланы берялгызы тәрбияли. Шулай ук икенче яртыеллык дәвамында татар телле "Туган як" газетасы Иске Чүпрәле авылында яшәүче, 2 нче төркем  инвалид, пенсионер Марат Минсаит улы Зиннәтуллинга да бүләк сыйфатында киләеп торачак.

Хөрмәтле райондашлар! "Подписка бүләк ит! " акциясе дәвам итә. 1 июньнән газеталарга һәм журналларга ташламалы язылу ункөнлеге башланды. Бу чорда «Туган як» һәм «Тауан ен» газеталарына язылу бәясе-649 сум 74 тиен.

 Укыгыз, язылыгыз! Районның барлык вакыйгаларыннан хәбәрдар булыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев