Ришвәтнең күбе-азы юк
Бүгенге көндә тормышыбызда ришвәт бирү киң таралган.
Бу күренешкә бик күп җирдә юлыгырга мөмкин: мәктәптә, балалар бакчасында, югары уку йортларында, хастаханәләрдә, һ. б... Дөрес, мондый тискәре гамәлне көндәлектән юкка чыгару өчен төрле ысуллар кулланыла.
Әмма ришвәтчелек елдан-ел арта гына бара. Әлеге уңайдан без Чүпрәле муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Рамиль Бахитовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Рамиль Рафикович, иң башлап ришвәт сүзен ачыклап китик әле. Нәрсә ул ришвәт?
— Ришвәт — ул турыдан-туры законны бозу. Шуңа күрә ул иң куркыныч җинаятьләрдән санала. Ришвәт — ниндидер бер эшеңне, гозереңне башкарту, берәр төрле мәсьәләне хәл иткәндә ярдәм итү өчен вазифаи затларга, җитәкче урыннарда хезмәт куючы кешеләргә бирелгән акча, бүләк, кыйммәтле әйберләр, хезмәт күрсәтү. Ришвәттә ике як катнаша: ришвәт бирүче һәм алучы (ришвәтче). Ришвәт башка кешеләргә зыян китерә, дәүләтебезнең нигезләрен җимерә, күп кешеләрдә ризасызлык тудыра.
— Сез ришвәттә ике як катнаша дидегез. Алучы кебек үк ришвәт бирүче дә җинаятьче булып чыгамы?
— Ришвәт бирүче — ул, үзенә кирәкле нәрсәне алу өчен, җитәкчегә яисә башка кешегә акча, бүләк, кыйммәтле әйберләр бирүче, аңа нинди дә булса бушлай хезмәт күрсәтүче кеше.
Билгеле, ришвәт алучы гына гаепле түгел. Закон нигезендә ришвәт бирүче дә, ришвәт алучы да җинаять җаваплыгына тартыла.
— Ришвәт биргән яисә алган өчен нинди җәза карала?
— РФ ҖК буенча җәза турыдан-туры ришвәт күләменә һәм кайбер шартларга бәйле. Мәсәлән, ришвәт законсыз гамәлләр өчен түләүме яки вазифаи затның үз бурычларын үтәве өчен ниндидер «рәхмәт» булганмы һ.б. шундый нәрсәләр ачыклана.
Закон буенча, ришвәтнең минималь күләме юк, ришвәт акчалата бирелгән булса, теләсә нинди сумма ришвәт дип танылырга мөмкин. Тикшерү яки суд, мәсәлән, ришвәт 500 сумнан артмаган очракта, җинаять эзәрлекләүләрен туктатырга хокуклы, әмма практикада мондый очраклар бик сирәк була.
Кайвакыт кешеләр конвертка салып табибка яки педагогка тапшырылган 500 сум да ришвәт була дип уйламый да. Халык арасында өч мең сумга кадәрге сумма ришвәт түгел дигән фикер дә яши. Ә закон катгый — бу очракта да ришвәт алган өчен җаваплылыкны күздә тота.
Җәзасы да бертөрле- ришвәт алган өчен дә, аны биргән өчен дә.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев