Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ришвәтчелеккә каршы көрәш—бөтен җәмгыять эше

9 декабрь — Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге дата уңаеннан Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамиль Бахитов белән сөйләштек.

— Рамиль Рафикович ришвәтчелекне без заман чире, бу чорда гына киң таралган җинаять дип күзаллыйбыз. Ә бит тарих битләренә күз салсак, ришвәтчелек турында Рим империясе чорында ук искә алына?!

—Чыннан да шулай. Россиядә ришвәтчелеккә каршы көрәш турында нигезләмә (положение) Иван III идарә иткән чорда кабул ителә. Аннан соң килгән һәр патша, һәр җитәкче бу чир белән үзенчә көрәшә. 1992 елда РФ Президентының махсус Указы дөнья күрә. Шул чордан соң ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары үзгәрде, катгыйланды, яңа карарлар кабул ителде. Әмма бу гына проблеманы хәл итә алмый. Коррупция яшәешенең төп сәбәпләренең берсе булып тиешле белем һәм тәрбия булмау, шәхси этик җаваплылыкның түбән булуы дип уйлым. Күп очракта кеше коррупцияне ачыктан-ачык тәнкыйтьли, ә шул ук вакытта үзе нинди дә булса эшләрне тизләтү өчен ришвәт бирүдән баш тартмый. Җәмәгатьчелек коррупциягә каршы бердәм булып эшләгәндә генә, аны юк итәргә мөмкин булачак. 

— Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең, аны кисәтүнең бер нәтиҗәле чарасы — үсеп килүче буында яңа караш формалаштырудыр. Гомумән бу юнәлештә районда нинди эшчәнлек алып барыла?

— Ришвәтчелеккә каршы тору дәүләтнең өстенлекле бурычы булып тора. Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнарында коррупцияне һәм хокук бозуны профилактикалау эшләре буенча җаваплы затлар билгеләнгән. Районда коррупциягә каршы комиссия эшләп килә. Коррупциягә каршы юнәлдерелгән утырышлар, хезмәт коллективлары белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар еш үткәрелә.

Район халкыннан мөрәҗәгатьләр 2-20-17 телефон номеры аша кабул ителә.

Мәктәпләрдә үткәрелә торган класс сәгатьләре, ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, конкурслар балаларда коррупция кебек тискәре күренешләргә дөрес караш тәрбияләүдә зур роль уйный. Гомумән, һәрбер үткәргән чараның төп юнәлеше халкыбызны коррупциягә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә тискәре караш формалаштыру, әхлак, намус һәм гаделлек нормаларын үстерү.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, коррупция җәмгыятькә терроризм һәм наркомания кебек тәэсир итүче кара тап, ул җирлекнең экономик үсешенә кире йогынты ясый. Шуңа күрә дә коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру буенча йөкләнгән вәкаләтләрне район җирлегендә бар халык белән берләшеп алдагы елда да дәвам итәрбез дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев