Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ринат Таҗетдинов вафат

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Кече Чынлы авылында туа.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, "Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты, “Дуслык” ордены кавалеры Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов вафат булды.

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда ул Мәскәүнең Щепкин исемендәге училищесын тәмамлый. Аннан Галиәскар Камал исемендәге татар академия театры труппасына эшкә килә. Ринат Таҗетдинов, шулай ук, Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе вазыйфасын башкара.

Ул уйнаган һәр роль кабатланмас. Ринат Арифҗан улының иҗади хезмәте халык мәхәббәтенә һәм Россия, республика җитәкчеләренең югары бәясенә лаек булды.

Узган ел ул туган авыл - Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы мәдәният йортына  аның исеме бирелде.

Татар театр сәнгате тарихына Ринат Таҗетдинов исеме алтын хәрефләр белән язылды.

Тыныч йокла, Ринат ага! Сиң мәңге безнең йөрәкләрдә сакланырсың.

Якташыбызның якыннарының, туганнарының  кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!

М.Р.Гафаров, Р.И.Мөхәммәтҗанов, Б.А.Гафуров, А.Ф.Җәлалов, Т.Ә. Халитов, Г.Ш. Халитов, Г.В.Фаизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев