Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ринат Гайзатуллин: “Дәүләт Советында кабул ителгән законнар халык файдасына эшли”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  экология, табигатьтән файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе урынбасары  Ринат Гайзатуллинны 2014 елда без Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлаган идек.

Шушы еллар эчендә ул чүпрәлеләр белән һәрдаим аралашып яшәвен, районда узган чараларга килүен, мондагы тормыштан хәбәрдарлыгын күрсәтте. Бүген исә аның журналист һәм газета укучылардан кергән сорауларга җавапларын урнаштырабыз.
–Ринат Рауфович,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  экология, табигатьтән файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе урынбасары  һәм депутат буларак, сез үз эшчәнлегегездә кайсы юнәлешләрне мөһим дип саныйсыз? Һәм бу юнәлештә нинди законнар кабул ителде һәм ниләр эшләнде?
–Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, безнең һөнәри комитет авыл территорияләре, кооперацияләр, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү кебек үсеш юнәлешләрен иң мөһимнәрдән саный. Әлеге мәсьәләләрне без һәрдаим контрольдә тотабыз. Бу мәсьәләләрне тормышка ашыру максатына күпләп бюджет акчалары да бүленеп бирелә. 
Безнең комитет тарафыннан 2014 елның октябрь аеннан башлап бүгенге көнгә кадәрге чорда 45 закон проекты каралды. Әлеге чор эчендә халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә – 5 закон, урман хуҗалыгы – 6, җир асты байлыклары – 6, экология – 7, җир мөнәсәбәтләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә 18 закон кабул ителде. Санап үтелгән законнарның барысы да авыл халкының мәшгульлеген, демографияне, гражданнарның матди иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән норматив-хокукый актларның иң мөһимнәре.  
–Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) ярдәм йөзеннән нинди законнар кабул ителде?
–Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү законына аерым тукталасым килә. Законга мониторинг үткәрү нәтиҗәләре, шулай ук, республика районнарында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү проблемалары буенча үткәрелгән зона семинар-киңәшмәләрендә бу юнәлештә проблемалы мәсьәләләр булуы һәм аларны өстәмә законнар кабул итеп ныгыту таләп ителүе ачыкланды. Шулай итеп, “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсешенә дәүләт ярдәме турында”гы законга үзгәрешләр кертү ихтыяҗы барлыкка килде. Әлеге үзгәрешләр өлешчә теплицалар төзүне, бакча булдыруны, өч елдан артык бер төрле  бияләрне тотуга субсидияләү юнәлешен үз эченә алды.  Шулай итеп, без ТР Дәүләт Советы каравына шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын билгеләүче тиешле закон проектын керттек. 
Белгәнебезчә,  производстводан башка матди иминлек булмый.
–Болар, әлбәттә, бик яхшы.  Авыл халкы шушы ярдәмче программалар нигезендә мал-туар санын арттырды, абзарлар төзеде. Тик менә быел сөтне сатып алу бәясе төште. Бу уңайдан нинди дә булса  чаралар күреләме? 
–Хәзерге вакытта сөт, аның сатып алу бәясенең кимүе белән бәйле проблема–җитди мәсьәлә. Без әлегә кадәр бу проблеманы чишү юлын табалмыйбыз. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевка да бу турыда бәян итте. Шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Хөкүмәтенә, РФ субъектларының законнар чыгару органнарына сөт продукциясе базарында килеп туган хәл буенча мөрәҗәгать иттеләр. РФнең 34 субъекты безнең мөрәҗәгатебезне яклады.  Хәзерге вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 700 тоннага якын сөт җыела. Әмма трейдерлар аша бер литр сөтне сатып алу бәясе бары тик 11-14 сумны гына тәшкил итә. Биредә кемнедер гаепләү мәгънәсез – базар, көндәшлек, сәүдә челтәрләренең югары таләпләре – боларның барысы да үз йогынтысын ясый. Сәүдә киштәләренә эләгү өчен безнең продукциябез күп күләмдә, югары сыйфатлы, елның нинди фасылы булуга карамастан, продукцияне озату мөмкинлеге булырга тиеш. Әлеге проблемаларны берләшмичә, кооперациядән башка чишү мөмкин түгел. 
–Безнең районда  күп балалы гаиләләр шактый. Мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатында нинди яңалыклар кертелде? (Рифкать, Иске Чүпрәле). 
–Әйе, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Мәсәлән, “Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы (18.11.2011, №90-ЗРТ) ТР законына, күп балалы гаиләләргә түләүсез җир участокларын бирүне күздә тотучы  үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. 2018 елның 1 апреленә республикада  түләүсез җир участогы алуга хокукы булган күп балалы 51064 гаилә исәпләнә, 30409 җир участогы шәхси милек буларак тапшырылган. Күп балалы гаиләләргә бирелүче җир участокларын инфраструктура белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан өстәмә акчалар бирүне сорап Татарстан Республикасыннан булган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларына үтенеч белән чыктык. 
–Мин 2019 елда югары уку йортын тәмамлаячакмын. Авылга кайтып эшлисем  килә. Авыл җирлегенә кайтучы белгечләр нинди ярдәмгә өметләнә ала? (Марат, Иске Чүпрәле).
–Авыл җирлекләренә белгечләрне җәлеп итү өчен дә безнең тарафтан ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, 21 маддә нигезендә дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир участоклары бер тапкыр, түләүсез нигездә, шәхси торак төзелеше яисә ярдәмче хуҗалык алып бару өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче шәһәр яисә авыл җирлекләрендә хезмәт итүче гражданнарга бирелә. Белем бирү оешмаларында түбәндәге белгечлекләр хезмәткәрләренә: “педагогик белем”, “мәктәпкәчә белем”, “башлангыч сыйныфларда белем бирү”, “өстәмә белем бирү педагогы”; медицина оешмаларында түбәндәге белгечлекләр буенча: “дәвалау эше”,  “акушер эше”, “шәфкать туташы”;  авыл хуҗалыгы оешмаларында: “агроном”, “ветеринар”, “зоотехник”, “агроинженер”, “авыл хуҗалыгын механикалаштыру”.
–Районга кайтып халыкны кабул итүләр дә уздырасыз, районда үткән чараларда да еш катнашасыз. Кабул итүләр вакытында ярдәм сорап кемнәр мөрәҗәгать итә? (Регина, Чуваш Чүпрәлесе).
– 2014 елның октябреннан алып бүгенге көнгә кадәр Чүпрәле районында 46 тапкыр гражданнарны кабул итүләр уздырдым. Кабул итүләрдә 302 кеше булып, шуларның 81е тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, пенсионерлар, 6сы эшсезләр яисә вакытлыча эшсезләр иде. 211 мөрәҗәгать тикшерелде, шул исәптән, аларның 82се авыл хуҗалыгы, 26сы төзелеш, архитектура һәм торак шартларын яхшырту, 30ы коммуналь хезмәтләр, 32се экология һәм табигый ресурслар, 18е хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, 12се законлылыкны һәм хокукый тәртипне саклау һәм 11 мөрәҗәгать башка мәсьәләләр буенча керде. 
Әйе, мин районда үткән һәр чарада диярлек катнашырга тырышам.  “Бергәләп булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Уби авылында урнашкан  “Җылы йорт” социаль приютында да еш булам. Форсаттан файдаланып, предприятие җитәкчеләренә, фермерларга һәм “Җылы йорт” приютына ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Йомгаклап әйткәндә, күп эшләр башкарылуга да карамастан, районда әле чишеләсе мәсьәләләр күп. Юл кермәгән авыллар да бар һәм башкасы. Аларның барысын да хәл итү өчен минем дә тырышлыгым сорала. Әлбәттә, депутат буларак, мин хәлемнән килгәнне эшләргә тырышачакмын.
Депутатка сорауларны  Римма Мәүлетова  бирде. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев