Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

РФ җәза үтәтү федераль службасы хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Служба оешуының быел 102 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Редакциябез кунагы – РФ җәза үтәтү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе район филиалы начальнигы, эчке служба подполковнигы Рамил БАХИТОВ. Ул районда үзе җитәкләгән инспекциянең үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләде.

–7 май көнне  безнең служба оешуының 102 еллыгын билгеләп үтәчәк. Сугышлар һәм революцияләр, сәяси курсның алмашынуы һәм күпсанлы реформалар җинаять-башкарма системасын даими рәвештә яңаруга этәргән. Яңартулар һәм үзгәрешләр күп булса да, асылда законга һәм халыкка хезмәт итү – җинаять-башкарма системасы эшенең һәрвакыт төп принцибы булды. Җәмгыятьне җинаятьчеләрдән саклау һәм шул ук вакытта закон бозганнарны яңадан тәрбияләү, аларга файдалы социаль, хезмәт күнекмәләрен өйрәтү бүген дә безнең эшчәнлекнең төп бурычы булып кала.

Элек елларда служба төрлечә аталды, Эчке эшләр министрлыгы составында да булды. Соңгы вакытта аны Юстиция министрлыгына структуралы подразделение итеп күчерделәр. 1999 елның 1 июленнән инспекцияләр Россия Юстиция министрлыгының җинаять - башкару системасы карамагына тапшырылды.

Еллар үтү белән хөкем ителүчеләргә тәэсир итә торган чаралар һәм алымнарга алмаш механизмнар кулланыла башлады. Сер түгел, системаның үткән чорларында да кеше белән акланмаган кырыс мөнәсәбәттәге трагедияле күренешләрдән тыш, кешенең шәхесен хөрмәтләү һәм җинаятьчелеккә бирелгән гражданнарның социаль файдалы тормышка кайтуларын тәэмин итү өчен гуманлы үзгәртеп корулар үткәрелеп торды.

Теләсә нинди дәүләт тарихында да хөкүмәт структуралары, идарә органнары, шул исәптән суд, полиция һәм төрмә; аларның системалы эшчәнлеге бары тик дәүләт һәм аларда яшәп килүче социаль-сәяси режим кысаларында гына гамәлгә ашырылырга мөмкин. Һәм дәүләт хокук саклаучылар, җәза бирү структураларыннан башка нәтиҗәле яши алмый. Җинаятьләр өчен җәза бирү принцибын һәм системасын билгели торган пенитенциар Дәүләт эчке сәясәтенең өзлексез өлеше булып тора.

Реклама

Реформа елларында җәзаны үтәтүче учреждениеләр һәм органнар эшчәнлеген һәм аларның закон базаларын камилләштерү максатыннан таләп ителгән инфраструктураны, баш службаларны ныгыту формалаштырылды, яңа подразделениеләр барлыкка килде. Конвоирлаштыру, медицина хезмәте күрсәтү, капиталь төзелеш буенча тулы күләмле бурычлар билгеләнде. Югары һәм урта махсус белем бирү, шулай ук пенсия белән тәэмин итү системасы оешты, психологик служба булдырылды. Җинаять - башкарма инспекцияләре, холык төзәтү учреждениеләре кебек үк, җинаять - хокукый йогынты чаралары һәм ирегеннән мәхрүм итүгә альтернатива буларак җәза үтәү буенча мөһим роль үтиләр. Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр санын киметү, хөкем ителүчеләрнең билгеләнгән җәзага мөнәсәбәте кебек бурычларны хәл итү аларның эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр катлаулы һәм җаваплы эш башкара. Закон бозучыларны тулы тормышка кайтару, аларны янә җинаять кылудан саклау һәм тәрбия бирү – безнең служба системасы хезмәткәрләре алдында торган  төп бурычларның берсе.Тоткыннарга, шулай ук, психологик ярдәм дә күрсәтәбез хәзер.

Безнең районда әлеге хезмәтнең оешу елларында Рәшит Багаутдинов һәм Ильмир Кәлимуллин эшләде. Аннан соң ул вазифаны озак еллар эчке служба подполковнигы Илдар Мөшәрәпов үтәде (урыны оҗмахта булсын). Үз эшен җиренә җиткереп һәм зур җаваплылык тоеп башкарды ул.

2018 һәм аңа кадәрге елларда җинаять-башкарма службасының Чүпрәле районы буенча филиалында район һәм җәмәгать судларының күп сандагы хөкем карарлары нигезендә кешене җәмгыятьтән аермыйча гына хөкем итү җәзасына тартулар шактый булды. Моннан тыш бездә башка судлардан һәм җинаять-башкарма инспекцияләрдән кайткан хөкем карарлары да бар бит әле. 2018 елда безнең филиалда 86 кеше исәпкә куелды. Үткән ел исә инспекция аша 100ләп кеше үтте.

Хөкем ителүчеләр белән әңгәмә формасында профилактик чаралар үткәрәбез. Анда  халыкны социаль яклау идарәсе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм психолог катнаша.

Соңгы вакытта кертелгән яңалык шул ки – җинаять-башкарма инспекцияләрендә электрон мониторинг системалары кулланыла башлады. Аның ярдәмендә (электрон браслет) исәптә  торучының кайда йөрүен кабинетта утырган килеш тә ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев