Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

РФ Кораллы Көчләре сафларын тагын дүрт чүпрәлеле тулыландырды

Егетләрне армиягә район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, туганнары, дуслары озатты.

Булачак солдатларга лаеклы, намуслы хезмәт итүләрен теләделәр, Чүпрәле районы турында нәкъ менә алар буенча фикер йөртәчәкләр диделәр.

— Армиядә хезмәт итү — һәр кешенең тормышындагы иң яхшы вакыт ул. Минем өчен дә бу шулай. Германиядә 2 ел хезмәт иттем. Чүпрәленең хәзерге яшъләре дә намус белән хезмәт итсеннәр!"- ди Татар Бизнәсеннән Ильяс Шәрәфетдиновны озатырга килгән Рөстәм Хәлиуллин.

Ильяс—көрәшче. Районкүләм ярышларда. Сабантуйларда батыр калган егет. Армиягә китүе дә батырлыкка тиң. 

— Кышны чыгып, язны үткәрсәк, көзе җитә инде аның,-ди Ильяс шаяртып. Үзе исә, армиягә баруны изге бурычка тиңли.

Ватанны саклаучылар сафына басарга тиешле егетләргә карата бик күп хәер-фатиха сүзләре яңгырады. Юлга дип сәдакалар тапшырылды.

Чираттагы төркемдә РФ Кораллы Көчләре сафларына Шланга авылыннан Рәфис Айнетдинов, Яңа Элмәледән Дмитрий Николаев,. Яңа Шигалидан Денис Угинов, Татар Бизнәсеннән Ильяс Шәрәфетдинов китте.

Көзге чакырылыш декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев