Район үзәк китапханәсе фотокүргәзмәдә катнашырга чакыра
Ноябрь ахырында иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе-Әниләр көне билгеләп үтелә.
Әлеге уңайдан район үзәк китапханәсе райондашларыбызны, мәктәп укучыларын, студентларны, балаларны “Мин әнием белән” дип исемләнгән фотокүргәзмәдә катнашырга чакыра.
Моның өчен кадерле кешегез-әниегез белән төшкән фотосурәтне район үзәк китапханәсенә генә китерергә кирәк. Тәкъдим ителгән фотосурәтләрдән 24 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концертында фотокүргәзмә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев