Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Район гәзитенә языл һәм микродулкынлы мич от!” акциясе җиңүчесе Гөлсинә Баһаветдинова

–“Туган як”ны үземне белә башлаганнан бирле укыйм. “Яңа юл” дип атала иде бит элек район гәзите. Безнең әтиләр язылалар иде аңа. Әле мәктәптә “политуку” дигән чарада район гәзитендәге хәбәрләрне укулар истә калган.

 

Үзебез тормыш башында тора башлагач та, бер елны да язылмый калганым булмады. Эш буенча да кирәк иде – Иске Задурда клуб мөдире булып эшләдем бик күп еллар. Районда ниләр булганны, күбесенчә, шушы газета гына хәбәр итә бит.

Реклама

2019 елның беренче яртыеллыгында ни өчендер “Туган як” урынына башка гәзит китерделәр. Ятим калгандай булдык. Икенче яртыеллыкка язылганда инде конкрет итеп “Туган як”мы соң, район гәзите булса гына язылам”, дидем хат ташучыга. Июльдә килә торган икенче яртыеллыктагы беренче номерын түземсезлек белән көтеп алдым – беренче битенә күз салып, таныш “шапка”сын күргәч, рәхәт булып китте...

Лотерея уйнатабыз, дигәч тә язылган квитанциямне редакциягә җибәргән идем. «Бүләк откансың», дип авылдашлар әйтте. Мондый акцияләрдә катнашып бүләк отуым беренче тапкыр. Гомер булгач менә монысын да күрергә насыйп булды. Акцияне оештыручыларга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X