Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район газеты ни өчен кирәк?

“Бөтен төр яңалыкларны белеп торыр өчен” диләр “Туган як” белән “Таван ен”не укучылар

Гади авыл ирләренең 7 – 8әр данә газета-журнал алдыруын һәм һәркайсын бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып баруын үз күзләрем белән күргәнем бар иде элек.

Әлбәттә инде, беренче чиратка район газетасы куела иде. Матбугат басмаларын күп алдырган гаиләләргә карашым бүген дә башкача. Димәк, монда газетаны яраталар. Газетаны күп укыган кеше сәясәтнең дә, икътисадның да, гомумән, ил тормышында барган барлык вакыйгаларның да асылын белә. Аның белән аралашудан үзеңә бер рәхәтлек аласың.

Ни кызганыч, еллар үтү белән газета-журналларны күпләп алдыручылар да, аларны күңел биреп укучылар да азайды. Әллә инде моңа чиксез мәгълүматлар җиткерүче интернетның тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керүе тәэсир иттеме? Әмма шул ук өлкән буын вәкилләренә әйләнеп кайтсак, алар: “без газета укырга яратабыз, кулыңа тотып укып,  район, ил яңалыклары белән танышудан да яхшырагы юк”, - диләр.

Бүгенге көндәге мәгълү-матларга караганда, Чүпрәле районында 7852 йортта 21372 кеше яши. Кайчандыр татар һәм чуваш авылларында һәр ике йортның берсендә район газетасын алдыруга тукталсак, “Туган як” белән “Таван ен”нең гомуми тиражы бүген 3500дән дә артыграк булырга тиеш килеп чыга. “Ул бит инде элек, совет заманында иде”, димәгез. Бар андый бүген дә ике йортның берсе район газетын укучы районнар. Ә безгә шундый, Кайбыч кебек, районнар рәтенә басарга тагын 1000 экземпляр җитми. 

Әмма, без инде ул элекке заманнар турында хыялланмыйбыз да. Икмәк, азык-төлеккә, даруга ничек акча юнәтеп бетерим дигән бер вакытта рухи ихтыяҗның икенчерәк планга күчүен аңлыйбыз. Шуңа да карамастан, безнең тугры дусларыбыз бар – алар бәрабәренә без 2400дән артык тираж белән әлегә кадәр чыгып килдек. Ә әлегә район газетына 1305 кеше генә язылган, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда нибары 63,5 процентны гына тәшкил итә. Без инде район газетына язылмый калмассыз, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев