Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров өлкәннәрне олы гомер бәйрәме белән котлады

Районыбызның ике хөрмәтле өлкәне юбилейлы гомер даталарын билгеләп  үттеләр. Өлкәннәрне  район башлыгы Марат Гафаров котлады. 

Район җитәкчесе  Зур Чынлы авылында яшәүче 90 яшьлек  Әмир Сибгатулла улы Алимовка  һәм Яңа Уби авылында гомер кичерүче 95 яшьлек  Валентина Алексеевна Ярзуткинага Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау телеграммалары, шулай ук бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Марат Гафаров өлкәннәргә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ветераннарга күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, исәнлек,  туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләде.

Әмир Сибгатулла улы Зур Чынлы авылында туа. Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә  күтәргән  өлкән буын вәкиле буларак ул бала вакыттан ук, колхоз эшләренә катнаша башлый. Өлкәннәр белән  беррәттән кырда эшли,  аннан соң да гомеренең шактый елларын  колхозда төзүче булып эшләүгә багышлый.

Тормыш иптәше белән алар биш  бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә авылда  уллары  һәм кызы тәрбиясендә гомер итәләр.

 

Валентина Алексеевна Ярзуткина Яңа Уби авылының хөрмәтле лаек өлкәне.  Күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килә аңа. Үзе сөйләвенчә, алар үгезләр җигеп урман кисәргә йөргән.

Сугыштан соң авыл Советыннан яшь кызларны тимер җыярга озаталар. Стальногорск дигән шәһәрдә  алар  вагоннарда яшиләр. Хәтерендә Канаш станциясеннән өйгә кадәр җәяү кайталар.

1953 елда Валентина Алексеевна  Молотов янындагы  урманнарны кисүдә катнаша.  “Бер кешегә  4 км мәйдан күләмендә урман кисү планы куелды. Бик тырышып эшләдек”,-ди ул.

Әлеге хезмәте өчен СССР Урман сәнәгате министрлыгының Мактау Грамотасы белән дә бүләкләнә. Әлеге документ бүгенгәчә шәхси альбомында саклана.

Валентина Алексеевна тормышка чыгып, бер кыз бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, кызы озын гомерле булмый, улын калдырып бакыйлыкка күчә.

Бүгенге көндә юбилярны оныгы Александр  тәрбияли, оныкчыгы үсеп килә. Көндәлектә исә ярдәмгә социаль хезмәткәр Екатерина Саландаеева ярдәмгә килә.

Валентина Алексеевна бик позитив һәм шат күңелле кеше. Ул бер дә тик торырга яратмый. Олы яшьтә булса да бәрәңгесен, яшелчәсен утырта. Ә кышкы кичләрдә исә чигү-бәйләү эшләре белән мәшгуль. Өендәге кайсы гына почмакны алсаң да, аның кул эшләре урын алган.

Кунакларга да бик шат булды ул. Котлаулары өчен олы рәхмәтләрен әйтте, озын гомерләр кичерүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев