Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров бадминтон буенча 2 урын яулады

“Алтын” спорт комплексында бадминтон буенча чираттагы ярышлар узды. Анда унбиштән артык җирле үзидарә башлыгы һәм җитәкчеләр катнашты. 

Турнирга әзерлек һәм аны тиешле дәрәҗәдә үткәрүне бадминтон буенча федерация филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар оештырды. Ярышлар башланыр алдыннан залда лицей укучылары күмәкләшеп биеп алдылар. “Башка спорт төрләре кебек үк бадминтон да кеше организмына бик файдалы. Катнашучыларны да, тамашачыларны да ярышлар башлану белән тәбриклим, һәркайсыгызга матур җиңүләр яулап финалга чыгуыгызны телим”, - диде турнирны ачканда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров. Спортчы – җитәкчеләр районда бадминтон спортын үстерүгә һәм пропагандалауга күп көч куйганы өчен Раджеш Сингх Кукмарга ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр. Ир – егетләр арасында яхшы әзерлекле спортчылар шактый булып чыкты. Шуңа күрә уеннар барышында исәпләр дә чагыштырмача тигез барды. Финалга чыгу өчен биш көндәшең өстеннән ике җиңү яуларга кирәк иде. Яңа Борындык авылы җирлеге башлыгы Владислав Ранцев һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров турнирның финал өлешенә чыгып беренче урын өчен ярыштылар. Ике уеннан соң исәп 1:1 булды. Ике җиңү таләп ителгән шарт буенча чемпион булыр өчен тагын бер җиңү кирәк иде. Хәлиткеч уенның ахырына кадәр исәп тигезләшеп барды. Соңгы мизгелдә генә Владислав Ранцев бер очко өстенлек белән җиңүгә иреште. Өченче урынга ике спортчы – мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов белән тармаклы технологияләр техникумы директоры Рамил Әхмәтов лаек булды. Хатын – кызлар арасында техникум директоры урынбасары Татьяна Кудрявцева белән Иске Чүпрәле авылындагы 1 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Елена Нурутдиновага тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, кубоклар һәм медальләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев