Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

Гомере буе колхозда эшли ул.

Бүген 20 январь көнне Яңа Элмәле авылында гомер итүче Маркова Анна Николаевнага 90 яшь тулды.

Әлеге олы бәйрәм белән аны  район башлыгы Марат Гафаров котлады. Яраткан әниләренең туган көненә барлык балалары, туганнары һәм якыннары килгән иде, шулай ук күршеләре дә җыелышкан иде..

Район башлыгы тантаналы шартларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.  Юбилей белән котлап, район башлыгы озак еллар намуслы хезмәте өчен хөрмәт һәм рәхмәт белдерде. Анна Николаевнага чын күңелдән нык сәламәтлек, якын кешеләрнең игътибарын, иминлек һәм озын гомер теләде.

Маркова Анна Николаевна Яңа Элмәле авылында туа һәм үсә. Гаиләдә алар өчәү булалар.  Бүгенге көндә авылда аның апасы яши, аңа 87 яшь.

Гомере буе колхозда эшли ул. Ире Николай белән алар 5 бала, ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта 10 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Ул кече улы Борис гаиләсе белән яши.

Сүз уңаеннан, улы Борис һәм аның хатыны Людмила бүген туй көнен билгеләп үтә. Алар 31 ел элек Анна Николаевнаның туган көнендә өйләнешкәннәр. Шул вакыттан бирле килене белән кыз кебек  тату яшиләр.

Анна Николаевна кунакларның визитына бик рәхмәтле булды, рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев