Равил Бикчуров: “Белеп үстерсәң көнбагыш бик тә отышлы культура”
Район хуҗалыклары басуларында соңгы кыр эшләре дәвам итә. Механизаторларның төп хезмәте шикәр чөгендере алуга, көнбагыш суктыруга һәм уңышы җыеп алынган кырларны сукалап калдыруга юнәлдерелгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, 3904 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең 70 проценты казытып алынды, һәр гектардан уртача 256 центнер уңыш чыга. Майлы культуралардан саналган көнбагышны районда берничә хуҗалык кына үстерде. Аның гомуми мәйданы 2963 гектарны тәшкил итә. 40 процентка якын басудагы уңыш җыеп алынды.
Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров белән көнбагыш басуында күрештек. Әлеге культураны бикчуровлылар өч елдан бирле үстерәләр икән. Беренче елны – 250, аннары 300 һәм инде быел аның мәйданын 400 гектарга җиткергәннәр. “Көнбагыш табышлы культура. Дөрес, аны үстерүнең аерым үзенчәлекләре бар. Чәчелә торган кырлар тигез һәм кимендә 25 – 27 сантиметр тирәнлектә сабан белән эшкәртелгән булырга тиеш. Шуларны үтәми торып, мул уңыш турында уйлама да инде”,- ди КФХ башлыгы Равил Бикчуров. Берничә ел эчендә көнбагыш үстерүнең бөтен серләренә дә диярлек төшенгәннәр монда, чәчү әйләнешенә кертеп участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыру эшләренә кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән. Чәчкәндә бер гектарга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр, ике мәртәбә рәт араларын эшкәрткәннәр. Әлеге участоклардан уңышны җыеп алгач та, басуларны чиста парга калдырып ял иттерәләр һәм киләсе көздә уҗым культуралары чәчәчәкләр.
400 гектар мәйданны биләгән басулар дүрт участокка бүленгән. Былтыр берничә сортны сынап караганнар, “пионер” һәм “савенко” сортлары уңыш бирүчәнлекләре белән өстенлеккә ирешкән. Быелгы коры һава шартларында да һәр гектардан уртача 21 центнер көнбагыш суктыралар. Майлылыгы 51 процент, кислоталылыгы 1,1- 1,3 проценттан артмый. 1000 бөртекнең авырлыгы 400 граммнан да узып китә. Бу бик әйбәт күрсәткеч.Рентабельлелек 30 процент. Үткән ел һәр килограмм көнбагышны 14 сум 50 тиеннән сатсалар, быел 15 сумнан килешү төзегәннәр. Шулай да Равил Бикчуров бу бәядән канәгать түгел. Беренче елны эшкәртү заводы һәр кило өчен 21 сум түләгән, аннан соң ни сәбәптәндер кинәт кенә бәяне төшереп тә куйганнар. Хуҗалыкта “Полесье” маркалы кыр кораблары белән эшләүче Илгизәр Бохариев һәм Фәрит Басыйров турында мактап кына сөйлиләр. Уракта да алар сынатмаган, көнбагыш суктыруны да аларга тапшырганнар. Монда басуларны көзлеген сукалап калдыру эшләре дә туктап тормый. Мөстәкыйм Сафин иртә яздан караңгы көзгә кадәр басудан кайтып керми икән. Унбиш еллык “К – 701” маркалы тракторы белән җир сөрә, чәчә. “Шундый механизаторлар булганда авыл яшәр әле”,- ди Равил Адиевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев