Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул: район башлыгы Марат Гафаров котлавы

Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашлары уздырыла.

Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: “Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде”, – дигән. Шул рәвешле, сәгадәт гасырыннан – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, бөтен Ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм билгеләп үтелә.

Каралты-кура тирәсен, өйне җыештыру, тәртипкә салу, гает алдыннан тәнне пакьләү, мөмкинлек булса яңа, матур киемнәр киеп гает намазына бару – халкыбызда элек-электән яшәп килә торган матур гадәт. Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә бара. Ирләр мәчеткә барганда тәкъбир әйтә.

Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашлары уздырыла. Хатын-кызлар гает намазыннан кайтучы ирләрен бәйрәм табыны әзерләп каршы ала.  Гает табынын безнең халык аеруча яратып әзерли. Хәләл азыклардан әзерләнгән милли ризыклар белән табыннар тула. Гает – сөенеч, шатлык һәм әдәп кысаларында күңел ачу көне. Шулай итеп мөселманнар Рамазан белән саубуллаша.  “Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!” – дип аны озата. 

 

Рамазан гаете бәйрәме белән район мөселманнарын район башлыгы Марат Гафаров та котлады.

Мөхтәрәм, кадерле дин кардәшләребез!

Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм!

Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме – Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды.

Рамазанда кылган игелекле гамәлләребезнең, тоткан уразаларыбызның, укылган намазларыбызның, уздырылган ифтар мәҗлесләребезнең Аллаһыбыз әҗер савапларын бирсен һәм дәвамлы булсын.

Ураза бәйрәме һәр гаиләгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык һәм якты өметләр алып килсен.

Елларыбыз хәерле булып, киләсе Рамазан аебызны шатланып каршы алырга һәм ифтар мәҗлесләре үткәреп уразаларны тотарга һәрберебезгә насыйп итсен, -диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев