Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Рамазан – изге гамәлләр ае»: Чүпрәледә күпбалалы гаиләләргә киемнәр бүләк иттеләр

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе һәм  1 июнь-Балаларны яклау көне кысаларында район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, тормыш иптәше – район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова белән  Иске Элмәле һәм Яңа Чокалы авылларында яшәүче күпбалалы гаиләләргә җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырды.

Район мөхтәсибе Данир Шәрәфетдинов белән Энҗия ханым “Әйдә, авылларга чыгып керик әле”, дип чакырмасалар, белмим, танышкан булыр идемме икән мин бүгенге көннәрдә дә 7-8 бала үстерүче гаиләләр белән. Ә андыйлар бар икән бит – курыкмыйча 6шар, 7шәр, хәтта 8-9 бала табучылар!

Иске Элмәле авылында Елена Квасова гаиләсен эзләп йөргәндә безгә тышкы яктан зур һәм төзек кенә бер йортка төртеп күрсәттеләр. Ә каршыбызга берсеннән-берсе кечкенә балалар йөгерешеп чыкты. Үткеннәр, чаялар... Ындыр якта бәрәңге кәтмәнләүче әтисе белән әниләрен шундук чакырып китерделәр.

Энҗия ханым аларга бу йортка бүләкләр алып килүләре турында аңлатты. Бүләкләр исә балаларга – рамазан аенда мөселманнар тарафыннан чыгарыла торган зәкат өлешеннән булып чыкты.

Реклама

Энҗия һәм Данир Шәрәфетдиновлар исә бу турыда болай дип аңлатты:

–Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең зәкат бүлеге, Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Казандагы бер фабрикадан яңа туганнан алып 6-7 яшькә кадәрге балалар өчен  җәйге киемнәр алып булуы турында хәбәр итте. Без дә инде, үз чиратыбызда, алыйк, дидек – өр-яңа киемнәр бит! Казанда яшәүче улыбыз барып алып, кайтарып та бирде. Без районның социаль яклау бүлегеннән күпбалалы гаиләләр турында белештек тә, берничә гаиләгә үз кулларыбыз белән бирергә булдык. Киемнәр бик күп, калганнарын инде социаль яклау бүлегенә илтеп тапшырырбыз –алар таратыр.

...Иске Элмәледән Яңа Чокалыга, аннан Иске Чүпрәлегә кайттык. Кергән һәрбер гаиләдә тере-шук  балаларны, кулларына тоткан киемнәрне тизрәк киеп карыйсыларын күрү кәефләрне күтәрде. Динебездәге “Игелек кыл!” тәгълиматының алучыга да, бирүчегә дә файдалы икәнлегенә дә тагын бер кат инандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев