Район, Республика көнендә Чүпрәледә төрле чаралар узды
Бал ярминкәсе, хезмәтне олылау, «Дуслык таҗлары», күңел ачулар белән узды бәйрәм.
30 августта чүпрәлеләр һәм район кунаклары берьюлы ике бәйрәм — Район көне һәм Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр.
Район үзәгендә иртәдән «Бал ярминкәсе» гөрләде. Күрше районнардан, Чувашия Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән, Мордовия Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән килгән, җирле умартачылар чүпрәлеләргә һәм кайткан кунакларга үзләренең бал продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм уңаеннан, шулай ук, үзешчән артистларның, фольклор коллективларының концерт программасы да әзерләнгән иде. «Чүпрәле» паркында исә сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов оештырган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше район башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллинның котлауларыннан башланды. Сәхнә түренә кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр, әти-әниләр дә чакырылды. Аларны бүләкләделәр дә. Урып-җыюны тәмамлаган крестьян-фермер хуҗалыклары һәм җәмгыятьләр җитәкчеләре дә хөрмәтләнде. «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенең башкарма директоры Алексей Копанев, «Низамов А. А.» КФХ башлыгы Альберт Низамов, «Бикчуров Р. А.» КФХ башлыгы Равил Бикчуров, «Мәхмүтов И. Ф.» КФХ башлыгы Илмир Мәхмүтов район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы сайлау системасын, авыл хуҗалыгын, агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән, намуслы хезмәтләре һәм мәдәният, социаль-икьтисад өлкәсендәге казанышлары булган чүпрәлеләр дә менде сәхнәгә.Аларга «Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел» истәлек медальләре тапшырылды.
Районыбыз үсеше өчен күп еллар дәвамында бер коллективта хезмәт куйган парлар, Татар Төкесе авылыннан 40 ел бергә яшәп, рубин туйларын билгеләп үтүче Рәмзия һәм Әсхәт Шәрәповлар гаиләсе дә бүләксез калмады.
Чарада бәйгеләргә дә йомгак ясалды. Әлеге бәйгеләрдә җиңүчеләргә район башлыгы Дипломнары тапшырылды.
Район һәм Республика көнен бәйрәм итү кысаларында районыбызның яшь гражданнарына паспортлар да тапшырылды. Ул көнне районыбызның 14 яшь гражданы мөһим документлы булдылар.
Бәйрәм барышында инновацияләрне гамәлгә кертү һәм мәдәният традицияләрен саклау ресурс үзәгенең Мактау грамоталары, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен медальләр һәм башка бүләкләр дә таратылды..
Котлаулар, бүләк тапшырулар мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм кичке вакытта да дәвам итте. Чүпрәлеләр һәм кунаклар өчен «Чүпрәле» паркында татар һәм чуваш эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев