Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Прокурор ярдәмчесе техникум студентлары белән очрашты

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан район прокуроры ярдәмчесе Андрей Петров “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”ның беренче курс студентлары белән очрашты һәм укучылар алдында коррупция темасы буенча лекция укыды.
Лекция барышында ул студентларга һәм аларның укытучыларына коррупция төрләре, гражданлык җәмгыятендә ришвәтчелек, ришвәтчелек проблемалары һәм аларны җиңеп чыгу юллары турында җентекләп сөйләде. Ул, шулай ук, коррупцион хокук бозуларның аерым мисалларына тукталды һәм закон нигезендә кешеләргә, хакимият вәкилләренә һәм юридик затларга ришвәт алганнары яисә биргәннәре өчен нинди җәза каралуы турында сөйләде.
Лекция ахырында Андрей Петров студентларның коррупция темасы буенча күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Андрей Петров, район прокуроры ярдәмчесе:
- Без ел саен, 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”ның беренче курс студентлары белән очрашабыз, лекцияләр укыйбыз. Әлеге чара техникум студентларында хокукый культураны күтәрүгә, студентларда коррупциягә каршы караш формалаштыруга юнәлдерелгән.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараның икенче өлешендә махсус дисциплиналар укытучысы Анастасия Маркова техникум студентларының хокуклары темасы буенча чыгыш ясады.
Белешмә
Коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. 2003 елда коррупциягә каршы Конвенциягә кул куелды. Бу документка кул куйган илләрдә коррупциягә бәйле эшләр җинаять дип таныла. Россиядә беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев