Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Президент белән очрашуга барачак

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Нурислам Хәмзә улы Низаметдинов 7 май көнне Казан шәһәрендә узачак тантанада катнашачак.

Хөрмәтле ветеран, тыл хезмәтчәне 7 балалы Фатыйма апа һәм Хәмзә абый гаиләсендә, бишенче бала булып, дөньяга килгән. Сугыш башланганда Нурислам абыйга 13 яшь була. Әтиләре Хәмзә аганы Казанга сугыш кирәк-яраклары ясый торган заводка эшкә җибәрәләр,өч абыйсын фронтка озаталар. Абыйсы Якуб сугышта хәбәрсез югала, Юсуп һәм Юныс абыйлары исән-имин кайталар.

Сугыш башлануның беренче көннәреннән үк Нурислам абыйга колхоз эшенә чыгарга туры килә. Үгез җигеп, кырдан көлтә, салам ташуда эшли.

– Ул елларда акча түләү юк иде. Көненә бер “труддень” языла. Шуңа  200-300 грамм исәбеннән ашлык бирелә иде,-ди ул.

Кышын исә көлтәләрне суктыралар. Ул вакытта бөтен авылларга бер иген суккыч була. Ул да – райондагы “Сельхозтехника” оешмасында. Ул чират буенча һәр авылга килеп, көлтәләрне суктырып китә. Сугыштан соңгы елларда ат белән урман ташу кебек эшләр башкара егет. 1961 елда Казахстанга барып, шоферлыкка укып кайта һәм “ГАЗ” машинасын йөртә башлый. Үзенә тапшырылган эшне төгәл үтәвен күреп, колхоз җитәкчелеге аны товарлыклы-сөтчелек фермасына мөдир итеп билгели.  Гомуми хезмәт стажы  62 ел булган Нурисламга нәтиҗәле хезмәте өчен  “ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мәртәбәле исем дә бирелә.

Тормыш иптәше Эльминур апа белән алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Нурислам абый бүгенге көндә төп нигездә, улы Илфәт һәм килене Гөлия тәрбиясендә, гомер кичерә. Аның 13 оныгы, 14 оныкчыгы бар.

– Районда сугыш ветераннары калмады инде, безнең кебек Бөек Ватан сугышы ветераны статусы бирелгәннәрнең дә сафлары сирәгәя бара.

Хөкүмәтебез карый үзебезне, елына ике тапкыр ветераннар госпиталена барып дәваланып кайтам. Тормышларыбыз яхшы, кибеттә җаның ни тели  шул бар, сугышлар гына кабатланмасын, без күргәннәрне балаларга күрергә язмасын,-ди Нурислам ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев