Августта помидорларны дөрес карау — җимешләрнең ботакларда өлгерүенең, сәламәт булып калуының һәм озак саклануының нигезе ул.
Уңыштан мәхрүм калмас өчен кичекмәстән эш итәргә кирәк. Тәҗрибәле агрономнар ике төп бурычка игътибарны юнәлтергә киңәш итә: үсемлекнең вентиляциясен яхшырту һәм аның көчен инде бәйләнгән җимешләрнең өлгерүенә юнәлтү.
— Август — үз хезмәтеңнең җимешләрен җыеп алу вакыты, әмма нәкъ менә хәзер уңыш максималь куркыныч астында, - ди ТР буенча “Россельхозцентр” учреждениесе филиалының әйдәүче белгече Салават Галимҗанов. – Җәй ахырында көндезге һәм төнге температураларның кискен үзгәрүе иртәнге чык барлыкка килүгә китерә. Яфраклардагы салкын дым – ул помидорларны санаулы көннәрдә юкка чыгарырга сәләтле куркыныч гөмбә авыруы, фитофтороз үсеше өчен идеаль мохит.
Помидорны коткару өчен дүрт мәҗбүри адым
- * Артык ботакларны алып ташлау. Барлык артык ботакларны алып ташлагыз. Августта алар инде физик яктан тулы канлы җимешләрне формалаштырырга һәм үстерергә өлгерми. Яңа бәйләмнәр үсемлектән хәзер өлгерә торган томатларга кирәкле кыйммәтле туклыклы матдәләрне тагын бер тапкыр тартып алалар.
- * Очларын йолкып алу. Үсемлекнең биеклеккә үсүен чикләгез. Озын буйлы (индетерминант) томат сортларының очларын кисеп алыгыз. Бу вегетатив үсешне туктата һәм үсемлекне барлык сокларын булган помидорларга бирергә мәҗбүр итә.
- * Яфракларны сирәгәйтү. Шиңгән һәм җиргә тиеп торучы яфракларны алып ташлагыз. Бу чара түтәлләрнең җилләтелүен радикаль яхшырта, үсемлек эчендәге дымлылыкны киметә һәм фитофтораны үрчү өчен уңайлы шартлардан мәхрүм итә.
- • Авыруларны профилактикалау. Салкынаю һәм юешлекнең беренче билгеләре булганда, куркынычсызлык максатында агрессив химиядән баш тартыгыз. Үсемлекләрне триходерма нигезендә заманча биопрепаратлар белән эшкәртегез. Бу файдалы микроорганизмнар фитофтора үсешен нәтиҗәле рәвештә баса, җимешләрдә тупланмый, ә уңышны сиптергәннән соң берничә көн узгач кына ашарга мөмкин.
Нет комментариев