Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Полициянең участок вәкилен бүләкләделәр

Полициянең участок вәкиле хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә төп фигура

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә узган утырышта бүлек начальнигы полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Валерий Савкин, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фариз Шакиров, бүлек җитәкчелеге һәм бүлекнең личный составы катнашты.
Рәшит Фәтхуллов
Әйтергә кирәк, полициянең участок вәкиле хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә төп фигура. Полиция хезмәткәре буларак, ул закон белән хокук саклау эшенең бер юнәлеше белән генә чикләнми, ә төрле өлкәләрдә, шул исәптән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча киң даирә вәкаләтләргә ия. Норматив - хокукый актлардан файдаланып, полициянең участок вәкиле үз административ участогында, Россия законнарына таянып, җәяүлеләр һәм автомобиль хуҗалары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга чик куярга хокуклы, РФ Административ хокук бозулар кодексында каралган административ санкция рәвешендә законлы карар да чыгара. Моннан тыш, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эш тә алып бара. Профилактик эш дөрес куелган җирлекләрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны да кими. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә полициянең участок вәкиле Алик Якупов үзенең хезмәт эшчәнлегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күп көч куя. 2020 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча уңай эш нәтиҗәләре өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Валерий Савкин аңа акчалата сертификат һәм «юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча полициянең иң яхшы участок вәкиле»вымпелын тапшырды. Коллегалары Алик Якуповны чын күңелдән котладылар һәм хезмәт эшчәнлегендә яңа уңышлар теләделәр. Рәсемдә: полициянең участок вәкиле Алик Якупов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X