Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтында расла

Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау – иң уңайлы һәм җайлы ысул.

Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган:

-салым ташламалары;

-ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар;

-хезмәт мәшгульлеген гарантияләүнең өстәмә ташламалары.

Әлеге ташламалардан Пенсия яше алды статусын белешмә нигезендә раслаган гражданнар гына файдаланап ала.

Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау иң уңайлы һәм җайлы ысул.

Реклама

Монын өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы исәп язмасы логины һәм пароль ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, “Пенсияләр” бүлегендә “Гражданнарның пенсия яше алды категориясенә караганлыгы турында белешмә соратырга” дигән бүлекчәсен билгеләргә, аннан соң мәгълүмат җибәрелергә тиешле органны сайларга кирәк. Ул Россия Федраль салым хезмәте, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә Россия Федерациясен дәүләт власте органы яисә эш бирүче булырга мөмкин. Әзер белешмәне электрон поча буенча алып, саклап, чыгартып алып, шулай ук “Мөрәҗәгатьләр тарихы”на кереп карап була.

Белешмәләрне шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Илдәге эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуы сәбәпле, Пенсия фондында гражданнар Татарстан Пенсия фондының 8-800-600-0-357 номеры буенча алдан язылып кую юлы белән яисә Пенсия фонды сайты аша кабул ителә.

-Пенсия алды яше статусын раслаучы белешмә алу өчен Пенсия фондына килеп йорергә кирәкми. Кирәкле барлык мәгълүматлар СМЭВ каналлары буенча электрон рәвештә социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелә, - дип аңлатып үтте Россия Пенсия фондының Татартсан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. - Пенсия алды яшендәгеләргә ташлама алу хокукы бирүче документны кулга алу мәҗбүри түгел, сезгә бары ташлама бирә торган ведомствога гариза белән мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

1964-1966 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959 1961 елларда туган ир-атлар пенсия алды яшенә 2019 елда җитәләр һәм ташламалардан файдалана алалар.

1968 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар, 1963 елгы һәм аннан соңрак туган ир-атлар пенсия алды яшенә 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елда җитәчәк. Күпчелек очракта пенсия алды яше яңача пенсия яшеннән 5 ел алда исәпләнә. Булачак пенсионер вакытыннан алда пенсиягщ чыгу хокукына ия булган ташламалы категориягә караган очракта пенсия алды яше һәм ташламалардан файдалану хокукы да пенсияне алдан билгеләү вакытыннан 5 ел алда бирелә.

Шуны исегездән чыгармагыз, Пенсия фонды пенсия алды статусын раслый гына. Ә ташлама алу өчен профильле ведомстволарга социаль яклау органнарына, мәшгульлек үзәгенә, салым хезмәтенә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X