Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Пенсия тупланмаларын башка иминиятләштерүчегә күчерүне кире кагу

Мондый эчтәлектәге хәбәрнамәне гражданнар Пенсия фонды органнарына үзләре килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аша тапшыра ала.

Гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешьләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак.

Пенсия тупланмалары иясе, теләгән очракта Пенсия фонды органнарына “тыю турында хәбәрнамәне” кире алу турында гариза биреп, бу тыюны кире ала ала.  Пенсия тупланмаларының һәр иясе әлеге хокуктан файдалана ала.

Мондый эчтәлектәге хәбәрнамәне гражданнар Пенсия фонды органнарына үзләре килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аша тапшыра ала.

Исегезгә төшерәбез, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының гражданнар белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында килешү төзү өчен арадашчылар хезмәтеннән файдалану да тыела. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары да мәҗбүри иминиятләштерү кысаларында  пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча гражданнар белән турыдан-туры эшләргә тиешләр.

Үзгәрешләр гражданнарның хокукларын яклау һәм аларның акчаларын законсыз рәвештә күчерүне кисәтү юнәлешендә өстәмә чара буларак кертелә.

Реклама

Хәзерге вакытта гражданнар биш елга бер тапкыр үзләренең пенсия тупланмалары белән идарә итүче иминиятләштерүче кампанияне (Пенсия фонды яисә дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды) инвестиция керемен югалтмыйча алыштыра ала, күчерү турындагы гаризаны клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе белән башка кеше аша, шулай ук файдаланып дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта ташырырга мөмкин. Күчү билгеләнгән вакыттан алдарак  башкарылган очракта моңа кадәр күчкәннән яисә соңгы бишьеллык исәбеннән соң жыелган керем юкка чыга.

Пенсия тупланмаларының кайда иминиятләштерелгәнен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фонды сайтында карап була. Шәхси лицевой счет торышы турындагы мәгълүматны да шуннан соратып алырга мөмкин .  Әлеге счетта пенсия тупланмалары белән идарә итүче идарәче, шулай ук инвестициясе кереме күләме турында  мәгълүмат та бар.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев